Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татмедиа»да Татарстан матбугаты көненә багышланган Медиапикник узды

«Татмедиа»да Татарстан матбугаты көненә багышланган Медиапикник булып узды. Тантаналы чарада республика һәм район матбугат чаралары, төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты.Матбугат хезмәткәрләрен һәм ве...

«Татмедиа»да Татарстан матбугаты көненә багышланган Медиапикник булып узды. Тантаналы чарада республика һәм район матбугат чаралары, төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты.
Матбугат хезмәткәрләрен һәм ветераннарны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
«Хөрмәтле коллегалар, һәммәгезне һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Сезнең арада булып, һәрберегезне күрүемә шатмын. Бәйрәм хисен үзегездә һәрвакыт саклагыз. Бәйрәм белән», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналистика һөнәрен җаваплы һәм катлаулы профессия дип атады.
«Хәзерге тормыш  журналистика белән бәйле. Иртәдән кичкә кадәр без мәгълүмат кулланабыз. Журналистика – хәзерге җәмгыятьнең төп вазифаларының берсе. Бүген журналистларга текст язарга гына түгел, видео, фото белән эшләргә, социаль челтәрләр, эзләү хезмәтләре алгоритмнарын аңларга кирәк. «Татмедиа»да гына да журналистика белән бер мең ярым кеше шөгыльләнә. Безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Матур урында урнашкан бинабыз, зур коллективларыбыз, бөек үткәнебез һәм бөек киләчәгебез бар», – диде Шамил Садыйков.
ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев вакытлы матбугатның беркайчан да бетмәячәген әйтте.
«Иртәгә радио, телевидение, газеталар бетә, диләр. Бу дөрес түгел. Катлаулы, буталчык мәгълүмати океанда утраулар кирәк. Ул таяну ноктасы – без. Без эшләмәсәк, тәфсилле мәгълүматны җиткермәсәк, ул эшне кем эшләр? Беркем дә эшли алмас», – дип сөйләде ул.
Бәйрәм танылган артистларыбызның чыгышлары, җыр-биюләр, төрле күңел ачулар белән дәвам итте.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ