Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итәчәк

2 нче апрельдә ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итүгә кушылачак. Кунаклар өчен бушлай программа әзерләнгән, анда китап ярминкәсе, лекцияләр, күргәзмә ачу һәм башка чаралар кер...

2 нче апрельдә ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итүгә кушылачак. Кунаклар өчен бушлай программа әзерләнгән, анда китап ярминкәсе, лекцияләр, күргәзмә ачу һәм башка чаралар кергән, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге
11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр яшүсмерләр залында «Китаплар илендә хөррият» комикслар лабораториясе эшләячәк. Кунакларны комикс язу, бизәү һәм чыгару буенча интенсив көтә. Катнашу өчен сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.
11:30 сәгатьтә универсаль залда «Субъектлар» иллюстрацияләре күргәзмәсе ачылачак, анда 2022 елда «Морс» халыкара китап иллюстрациясе фестивале җиңүчеләренең шорт-листын, шулай ук Татарстан һәм Бурятия катнашучыларының эшләрен тәкъдим итәчәкләр.
12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр күргәзмә залында заманча китап иллюстрациясе һәм визуаль әдәбият трендларына багышланган ачык очрашу узачак. Спикерлар – «Морс» фестивале директоры Анна Чефранова, рәссам Гүзәл Гарипова һәм иллюстратор, китап дизайнеры Соня Лигостаева.
12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр теләүчеләр балалар комикс-клубына бара алачак, анда «Вишенка көндәлекләре» француз комикслары турында фикер алышачаклар. Ә 13:30 сәгатьтә күргәзмә залында үзебезнең ил комиксларын тикшерүче һәм коллекционер Илья Сергеевтан «Безнең комикслар. ХХ гасыр. Совет комиксларының тарихы, авторлары һәм персонажлары» лекциясе башлана.
15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Француз комикслары китап клубында Аньес Мартен-Люганның «Бәхетле кешеләр китап укыйлар һәм кофе эчәләр» график романы турында фикер алышачаклар.
Шулай ук 1 нче апрельдә үк холлда төрле нәшриятлардан китап ярминкәсе ачылачак, ул 2 нче апрельгә кадәр 10:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Барлык чараларга да керү ирекле. Катнашу өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ