Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телебез сакчысы

Тукай якташлары дигән мәгърур исемне горур йөрткән Арча төбәге мөгаллимнәре журналыбыз инде сигезенче елын рәттән уздырган «Авыл укытучысы» бәйгесен аеруча үз итте, яратты. Елның-елында иң күп катнашу...

Тукай якташлары дигән мәгърур исемне горур йөрткән Арча төбәге мөгаллимнәре журналыбыз инде сигезенче елын рәттән уздырган «Авыл укытучысы» бәйгесен аеруча үз итте, яратты. Елның-елында иң күп катнашучылар – Арчадан. Әле катнашып калу түгел, бәйгебезнең җиңүчеләре арасында да арчаларга әле тиңнәр юк: «Авыл укытучысы»ның сигез еллык тарихында республикабызның 18 районыннан 25 мөгаллим, I – III урыннарга лаек булып, лауреат булып танылган. Шулардан иң күбесе – Арчадан! 2016 елдагында г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафис кызы Зарипова II урынга лаек булса (шунысын да искәртик, «Мәгариф» журналы конкурсыннан алган иҗат очкыны Миләүшәбезгә яңа биеклекләр яуларга старт биргән икән: әле шушы көннәрдә генә безгә аның Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты исеменә лаек булуы хакындагы куанычлы хәбәр килеп иреште), 2019 һәм 2020 елларда Социалистик Хезмәт Герое, укытучы Стелла Габдрахманова исемен йөрткән Яңа Кенәр урта мәктәбеннән физика һәм химия кебек төгәл һәм табигать фәннәреннән саф татар телендә белем бирүче Таһир Фида улы Сәмигуллин белән Алия Илсур кызы Нургалиевалар «Авыл укытучысы» конкурсы лауреатлары буларак танылу алдылар. Бу бәйгенең быелгысы да Арча мөгаллимәсенә җиңү китерде: ярты елга сузылган педагогик марафонда районның Иске Чүриле урта мәктәбеннән чирек гасыр гомерен татар теле һәм әдәбияты дәресен укытуга багышлаган Ләйсән Фоат кызы Вәлиева III призлы урынга лаек дип табылды. Әңгәмәбез барышында аның педагог буларак кына түгел, милләт җанлы, күпкырлы шәхес икәнлегенә куанып утырдым.

– Ләйсән ханым, үзегез белән таныштырганчы, журнал укучыларыбызга авылыгыз һәм мәктәбегез хакында беркадәр мәгълүмат биреп китсәгез иде.
– Авылыбызның күп гасырлык тарихы бар, Казан ханлыгы чорында ук төзегән ул. Иске Чүриле авылы Себер тракты юлында урнашкан. Бу юл ул вакытта Себер белән Россия үзәген тоташтыручы бердәнбер юл булган. Әлеге юлдан Пугачев гаскәре дә узган дигән мәгълүмат та бар. Иске Чүриле авылы башта татар авылы булган, чукындыру сәясәте башлангач, халык күпләп чукындырылган һәм авыл руслашкан. Авылыбызда борынгы чиркәү бар.   
Хәзерге вакытта Иске Чүриле күпмилләтле авыл санала, төрле милләт вәкилләре үзара тату гомер итә. 
Иске Чүриле мәктәбе – минем бөтен тормышым, яшәү рәвешем. Аның күпьеллык тарихы бар. 1895 елда ачылган мәктәбебез, урау юллар уза-уза, 1985 елда урта мәктәп булып эшли башлый. 1995 елдан ул яңа бинага күчте, ә 2014 елда ныклап төзекләндерелде. Матур, чиста, җылы, бөтен уңайлыклары булган, заманча җиһазландырылган затлы мәктәбебездә белем һәм тәрбия бирү  горурлык та, шул ук вакытта зур җаваплылык та.
Исемегез – Ләйсән. Аның мәгънәсен беләсезме һәм аны эш-гамәлләрегез белән раслый алдым дип саныйсыз? Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз? Сез кайчан укытучы булам дигән фикергә килдегез? Үзегез һәм педагогик эшчәнлегегез белән беркадәр таныштырып үтсәгез иде. Нәселегездә педагоглар бармы?
– Ләйсән исеме гарәпчә нисан («юмарт») сүзеннән. Миндә әлеге сыйфат зур урынны алып тора дисәм, бу – үз-үземне мактау була инде. Шулай булса да әйтим әле, мин – булган бар тәҗрибәмне дә, малымны да, киңәшләремне дә кызганмый торган кеше, бүләкләр бирергә, туганнарымны күчтәнәчләр белән сөендерергә яратам, яшь укытучыларга киңәшләрем, кулланмаларым белән дә ярдәм итәм. Минем әни: «Кызым, саран булмагыз, юмарт булыгыз. Юмарт кешегә Ходай уйламаган җирләрдән бирә ул», – дип әйтә гел. Миңа исем кушканда да шушы теләкне истә тоткандыр ул, бәлки.
Инде дә килеп, явым-төшемгә юмарт булган апрель ае борынгы Сүрия календаренда «нисан» дип аталган. Нәкый Исәнбәт аңлатмасына караганда, «Ләйсән – көньякларда 23 марттан 3 майгача кырык көн эчендә яуган язгы җылы яңгырлар икән ул». Бездә исә күбрәк беренче күкрәү белән яуган җылы яңгырны ләйсән диләр. Үзем дә табигатьнең язгы ләйсән яңгырлы аенда туганмын бит.
Укытучы һөнәрен сайлавымда иң беренче Хәбибуллина Нурдилә апаның роле зур булды. Нурдилә апа гомер буе минем туган авылым Корайванга Югары Курсадан 6 чакрым җәяү йөреп балаларга белем бирде. Ул вакытта мәктәбебез башлангыч мәктәп иде. Мин, 4 – 5 яшемнән сумкамны алып, мәктәпкә китә идем дә, ике дәрес шунда утырып (нишләп утырганымны да хәтерләмим, Нурдилә апа китаплар биргәндер, шуларны карап утырганмындыр инде), аннары укучылар белән утырып ашап, сумкамны асып, бик канәгать рәвештә кайтып китә идем. Әниләр: «Комачаулап йөрмә!» – дип җибәрми калганда да, капка астыннан качып чыгып, мәктәпкә барганымны хәтерлим. Укытучы булу теләге дә, бәлки, шул вакытта бөреләнгәндер. Укытучы һөнәренә кызыктырган тагын бер вакыйга искә төште: 5 – 9 нчы сыйныфларда мин Урта Курса мәктәбендә укыдым. Мәктәпкә укытырга бер яшь гаилә килде – Илгиз абый белән Миләүшә Мансур кызы. Алар шулкадәр матурлар, зәвык белән киенәләр, Миләүшә апаның чәчләре ясалган, үкчәле туфлидән. Үз фәннәрен шулкадәр яхшы беләләр!  Күземне дә алмый утыра идем мин алардан. Укытучы булып китүемә алар да этәргеч ясагандыр. Тагын Ләбибә апа – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, өстәвенә сыйныф җитәкчем дә – заманча фикерләве, гадилеге, эчкерсезлеге белән үзенә каратты. Хатыйп Йосыйф улы Миңнегулов – югары уку йортындагы остазым – гаять акыллы, зыялы, таләпчән, тирән белемле чын укытучы, бездән үз үрнәге һәм тырышлыгы  белән әдәбият укытучысы ясаган шәхес. Аларның  барысын да хезмәтләренә булган тирән мәхәббәт, һөнәри осталык, үз дәрәҗәләренә беркайчан тап төшермәгән горурлык  берләштерә.
Ә хәзер мин  үзем укытучы... Бүген үземне алар белән чагыштырам... Нәтиҗәләр ясыйм. Остазларымнан мирас итеп алган сыйфатларны югалтмыйча, укучыларымны мөстәкыйль һәм иҗади фикерләргә, үзара хезмәттәшлеккә өйрәтергә тырышам.
Үз гомеремдә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешлегемне әле Казан дәүләт университетын тәмамлап кайтып, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбендә эшли башлаганда аңлап та бетермәгәнмендер, мөгаен... Бүген менә уйланам да хәйран калам. Хезмәтем искиткеч җаваплы  бит.
Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, «һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш». Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр укучыларым ихтирамлы булса, эш-гамәлләре белән милләт үсешенә өлеш кертә алса, педагогик эшчәнлегемә иң зур бәя шул, дип саныйм.
Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеннән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? 24 ел эшләү дәверендә шул уй белән күпме йокысыз төннәр, керфек какмый аттырылган күпме таңнар... Әле дә үз-үземә бу сорауны һәр иртәне бирәм. Җавапны фәнни һәм методик әдәбияттан, ә кайчагында укучыларның күзләреннән табам.
Укучыларымның самими күзләрендә – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Ә мин шушы «дөнья»ны сак кына ачып, аларга үсәргә, тормыш серләренә  төшенергә булышырга бурычлымын.    
Һәр баланың үз мөмкинлеге… Ә авыл баласы тагын да үзенчәлеклерәк шәхес. Укучыларымны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләремне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешергә мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Балаларга шәхси якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, дифференциальләштерү аларның үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.
Бүгенге көндә  беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Шөкер, хәзер авыл мәктәпләренең матди-техник базасы да шәһәрләрнекеннән ким түгел. Интернет челтәренә тоташтырылган, компьютерлар белән җиһазландырылган кабинетта дәресләрне, тәрбия чараларын әлеге технологиягә нигезләнеп үткәрү, әлбәттә, уңай. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласына белем һәм тәрбия бирүне компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Шушы юнәлештә башкарылган эшләр бихисап: татар теле һәм әдәбияты, тәрбия өлкәсенә кагылышлы йөзгә якын презентацияләнгән материал эшләнелгән, сүз төркемнәрен кабатлау өчен тренажер, мөстәкыйль сүз төркемнәрен йомгаклау дәресләре өчен тестлар, күнегүләр тупланмасы – барысы да укучыларымның белем һәм күнекмәләрен камилләштерү юнәлешендә алыштыргысыз кулланмалар булып тора. Район һәм республикабыз укытучылары файдалана алырлык итеп, төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибәмне гомумиләштерелеп, шәхси  сайтыма (http://valievalf.ucoz.ru/)  урнаштырып барам.
Бүгенге укытучыга укучыларының сәләтле булуы гына җитми, үзеңнең дә заман белән бергә атлавың кирәк. 2014 елда «Туган тел» мастер класслар бәйгесендә «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңү яулаган идем. 2017 елда исә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә шушы ук номинациядә җиңүгә ирештем. Бу очраклы гына түгелдер, чөнки балалар белән бары тик бөтен җаныңны, йөрәгеңне биреп эшләп кенә яхшы нәтиҗәләргә һәм зур уңышка ирешеп була.
Барлык эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Сүзем – олимпиадалар, эзләнү-тикшеренү эшләре, бәйге-конференцияләр хакында. Соңгы өч елда төрле бәйге-конференцияләрдә 28 призлы урын – яратып башкарылган хезмәтем нәтиҗәсе, авыл мәктәпләрендә бик тә тырыш, белемле укучылар укыганны раслаучы күрсәткеч бу. Түгелгән күпме көч, иҗади эзләнүләр, кызыклы нәтиҗәләр – барысы да укучыларымның шәхси үсешенә уңай йогынты ясый. Димәк, хезмәтем юкка чыкмаган, ә уңышларым укучыларымда чагылыш таба.
Әтиемнең апалары ягыннан нәселебездә укытучылар бик күп. Хәзерге вакытта аларның уллары-кызлары мөгаллимлек итә. Мин укытучылар гаиләсенә килен булып төштем. Кайнатам Фаил Галиәхмәт улы Вәлиев – көчле җитәкче, бик белемле физика-математика укытучысы иде. Мәктәбебезнең яңа бинасын сафка бастыруда, аның матдитехник базасын ныгытуда әтинең көче бик күп керде. Кайнанам Люция Госман кызы, аның әнисе – әбиебез Майфруз да – танылган укытучылар. Ирем дә – белеме буенча математика укытучысы, тик бүгенге көндә башка өлкәдә хезмәт куя.

Укытучыдан башка шагыйрь дә, галим дә, космонавт та була алмый, диләр. Ә менә Сезнең укучыларыгыз арасында нинди һөнәрне сайлаучылар күбрәк? Алар арасында иң күренеклеләре кемнәр?
– Әйе, бик дөрес сүзләр бу. Укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар: укытучылар, шәфкать туташлары, гади эшчеләр, кибетчеләр, тегүчеләр, пешекчеләр... Аларның барысы да, үз урыннарын табып, җәмгыятебезгә хезмәт итә, һәммәсе дә игътибарга лаек. Ә күренекле дигәндә, минем Раил Хөсәеновне искә төшерәсем килә. Хәзер инде ул – Раил Камилевич Хөсәенов. Әле дә күз алдымда, «Мин кем булырга телим?» дигән темага инша язабыз. Икенче көнне Раилнең иншасын укыйм, анда мондый юллар бар: «Мин, үскәч, Мөдәррис Нәбиевич булам». Мөдәррис Нәбиевич – ул вакытта гөрләп торган көчле колхозның рәисе, абруйлы җитәкче. Укучым Мөдәррис Нәбиевичны да уздырды, ул – хәзерге вакытта Казан аграр университеты доценты, техник фәннәр кандидаты. Укучысы һәрвакыт укытучысын уздырырга тиеш, диләр бит, бу – нәкъ тә шулай. Мин аның белән бик тә горурланам.
– Хәзерге заман укучысы Сезнең балачактагы яки Сез мәктәптә эшли башлаган еллардагы укучылардан кай яклары аерыла? Мәктәптә укытучыга хәзерме, әллә моннан чирек гасыр элегрәкме җиңелрәк иде? Ни өчен? Балалар белән уртак тел табу өчен бүгенге замана укытучысына нинди булырга кирәк?
– Ооо, ничек кенә аерыла әле! Без рәхәтләнеп уйный идек. Кул астындагы әйберләне тезеп «Кибет-кибет» уйнаулармы, җиргә сызып «Сызыкташ»мы, авыл кешеләренә кич урамда концертлар куюмы... Ә хәзер балалар уйный белми, әнә телевизор, планшет, смартфон, компьютер булса, шул җитә аларга. Икенчедән, безнең буын китап укып, кеше булды, ә бүгенге баланы китап укытып булмый. Тик бу – хәзерге заман баласы начар дигән сүз түгел. Бүгенге көн укучылары заманча, алар яңа технологияләрдән хәбәрдар, техниканы яхшы беләләр, алар максатчан хәзер. Шуңа күрә безгә дә заманнан артта калмаска кирәк. Мин – 7 нче сыйныфның җитәкчесе дә әле. Бала белән уртак тел табу өчен алар дәрәҗәсенә төшәргә кирәк дип саныйм. Үзеңне бер башка өстен куйсаң, бетте инде. Алар арасында кайнап, аларча уйлап, сөйләшеп, үзеңнең фикереңә алып чыга алган очракта гына (бу фикерне мәҗбүри тагып түгел!!!!) уңышка ирешеп була. Аннары замана укытучысына балаларның нинди җырлар тыңлауларын, нинди компьютер уеннары уйнауларын, кайларда, кемнәр белән арлашуларын да белеп торырга кирәк, чөнки белем һәм тәрбия эшчәнлегендә бу мәгълүматларны урынлы куллану нәтиҗәлелекне арттыра. Гомумән, бала – һәр заманда да бала инде ул, риясыз җан, зур күзләрен тутырып, безгә ышанып, өмет белән караучы, бездән һәрвакыт игътибар, наз өмет итүче сабыйлар. Ә аларны беренче көннән үк белем дигән серле илгә кызыксындырып алып кереп китүче, ак белән караны, яхшы белән начарны төшендерүче, аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләүчеләр – без – укытучылар. Укытучылык эше бервакытта да җиңел булмаган, тик хәзерге вакытта артык күпкә киткән бәйгеләр, фәннни-гамәли конференцияләр, отчетлар балалар белән эшләргә комачаулык итә. Аларның санын бераз киметергә кирәк дип уйлыйм. Безнең төп эшебез – укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү түгелме?
– Сезнең авыл, мәктәп – рус телле. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак төрле милләт балаларына татар теленә кызыксынү уяту өчен нинди алымнарны эшкә җигәсез? Башка милләттән булган берәр укучыгыз татар теленнән конкурс-олимпиадаларда катнашканы, концертта татарча чыгыш ясаганы юкмы?
– Әйе, мәктәбебез – рус мәктәбе, татар балалары татар төркемендә татар телен туган тел буларак өйрәнсә, башка милләт укучылары татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә. Әйтергә кирәк, бик теләп өйрәнәләр. Мин үзем татар төркемнәрендә эшлим. Мәктәптә рус төркемендә эшләүче хезмәттәшләремнең дәресләрендә дә еш булырга туры килә. Хәзерге вакытта башка милләт балаларына тел өйрәтүнең күптөрле методикалары бар. Мәктәбебез укытучылары «Сәлам» дәреслеге белән эшли һәм әлеге системаның тел өйрәтүдә уңайлы булуын ассызыклыйлар, чөнки әлеге методика телне уен аша өйрәнүгә корылган һәм укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыруны күздә тота. Рус мәктәпләрендә бу – төп максат. Мәктәбебездәге чаралар ике телдә уза, иң мөһиме – башка милләт укучылары да бу чараларда нәкъ менә татар телендә чыгыш ясый, район күләмендә уздырылган шигырь укучылар бәйгеселәрендә катнашып та призлы урыннар яулыйлар. Укучыларымнан Альмир Димов, Елизавета Исаева татар теле буенча район олимпиадасында җиңүче булдылар. Телне өйрәнүгә теләкләре бар, бу – иң мөһиме.
– Укыту методлары бик күп. Сез аларның кайсыларына өстенлек бирәсез һәм ни өчен? Берара Сингапур технологиясе дип җан-фәрман килгән булдылар. Сезнең аңа карата фикерегез?
– Укыту методлары күп һәм төрле. Барысын да кулланып бетү мөмкин дә түгел. Күп еллар эшләү дәверендә укытучының үз методикасы барлыкка килә. Мин үзем иҗади үсеш технологиясенә өстенлек бирәм. Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе укучыларның иҗади фикерәү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, аның иҗатка алып чыга. Максатым – укучыга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү түгел, ә эшләргә өйрәтү, ысул бирү. Моның өчен мин татар теле дәресләрендә терәк схемалар төзү алымын кулланам. Әзер схемалар түгел, ә төшенчә ачу эшчәнлегендә төзелгән схемалар. Төрле темага, төрле шартларда, төрле эчтәлектәге схемалар төзелә. Бала үз схемасын яклау процессында фикер белдерү эшчәнлеге инде иҗади төсмер ала, чөнки һәр схема – укучының иҗаты, аның  иҗади күзаллавы, фантазиясе нәтиҗәсе. Укучылар бу терәк схемаларны кагыйдә дәфтәрләренә туплап бара.
Иҗади үсеш технологиясенең модельләштерү эшчәнлегенең асылында  шушы терәк схемалар ята. Әдәбият дәресләрендә төрле төшенчәләргә  билгеләмә язарга өйрәткәндә куллана торган өч Н моделе – минем табышым.  Әлеге модель бер төшенчәгә төрле яктан якын килә:  ягъни Нәрсә? Нинди? Нишли? сорауларына җавап биргән сүзләр – ассоциацияләр барлыкка килә. Мәсәлән, батырлык төшенчәсенә билгеләмә биреп карасак, батырлык – нәрсә? – кешенең сыйфаты. Батырлык нинди? – яхшы, күркәм, һәрберебездә булырга тиешле сыйфат, Батырлык нишли? – үз-үзеңне аямаска өйрәтә, ихтыяр көче тәрбияли. Шушы җыелган сүзләр тезмәсеннән 1 яки 2 җөмлә төзибез. Батырлык ул – һәрберебездә булырга тиешле яхшы, күркәм сыйфат. Ул үз-үзеңне аямаска өйрәтә, ихтыяр көче тәрбияли. Менә билгеләмә әзер. Әлеге модель укучыны дөрес итеп җөмлә төзергә, үз фикерен белдерергә өйрәтә.
Әдәбият укытучысы буларак, мин балаларны әсәр укырга, сүзнең тәмен, җегәрен аңларга өйрәтергә, уйландырырга, матурлыкны күрсәтергә тиеш. Ә аңарчы балада китап уку теләге уятырга кирәк. Ничек итеп? Мин үз тәҗрибәмдә тукталышлар алымы белән укуны китап укуга мотивация уятуда уңышлы кулланам. «Ни өчен әсәр шулай атала икән?» дигән сорау үзе үк әсәрне укыйсы килү теләге уята, ә тукталышлар саен фаразлау укучының иҗади күзаллавын үстерә. 2016 елда район хакимияте тәкъдиме белән Арча төбәге әдипләре иҗатын тупланган «Без бит – Арча яклары!» дигән өч томлык хрестоматия басылып чыккан иде. Мин шушы хрестоматияне әзерләүче иҗади төркемдә эшләдем. Монда да без әдәби әсәрләрдән иң кызыклы, тәрбияви урыннарыннан гына өзекләр бирдек, максатыбыз – балада бу әсәрне тулысы белән укуга теләк уяту һәм образларның язмышы турында фаразлар белдерү мөмкинлеге бирү.
Профессор Флера апа Ганиева фикеренчә, әдәбият дәресендә укытучы куллана торган иң яңа технология – әсәрне «сүтеп-җыя» белү осталыгы. Әсәрне сүтеп-җыю эшчәнлеген Альберт абый Яхин системасына бәйләп оештырганда иҗади фикерләү күнекмәләре тагын да камилләшә, чөнки әдәби әсәр текстына кайта-кайта куелган проблемалы сорау һәм биремнәргә җавап эзләгәндә, укучының аңлы уку тизлеге, фикер эшчәнлеге, фикерен иптәшләренә җиткерә белү күнекмәләре формалаша. Ә «Дәвам ит» иҗади биреме тулысы белән иҗади фикерләү күнекмәләре формалаштыру ихтыяҗын канәгатьләндерә. Мин аны әсәр эчтәлеген искә төшергәндә, картина буенча хикәя язганда яки динамик пауза вакытында (тагын бик күп  санап булыр иде) нәтиҗәле кулланам. Беренче җөмләне укытучы әйтә, икенче укучы фикерне дәвам итә, өченчесе, дүртенчесе... Соңгы укучы фикерне йомгаклап куя. Бу алым рефлексия  ясау өчен дә нәтиҗәле.
Китап укыган балада белем алуга теләк уяна, шуңа бәйле танып-белү эшчәнлеге активлаша, димәк,  иҗади фикерләү сәләте үсә. Ә бу үз чиратында планлаштырылган нәтиҗәләрне уңай хәл итә.
Иҗади үзкамилләшү һәм укучының иҗат итү этаплары сыйныфтан тыш чараларда да тормышка ашырыла. Психологлар әйтүенчә, фикерләүнең иң югары дәрәҗәсе – иҗатка чыгу. Без дә шул этапка якынаябыз. Шигырьләр, әкиятләр иҗат итәбез. Аларны үзебезнең мәктәптә чыгып килүче «Көмеш кыңгырау», районыбызда нәшер ителүче «Чишмә башы» газеталарында бастырабыз. «Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли алу сәләте кыйммәт», дип әйтелә татар халык мәкалендә. «Салават күпере» журналы хезмәткәрләре белән очрашу кичәсе, Г.Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясау – үзкамилләшү билгесе. Төрле бәйге-конференцияләрдә яулаган 28 призлы урын – укучыларымның үзләре теләп, кызыксынып, яратып эшләве нәтиҗәсе.
Әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Мин сайлаган һөнәремә тугры калып, алга барам, эзләнәм, өйрәнәм, һәр башкарган гамәлемне күңелемнән уздырып, нәтиҗә ясыйм. Максатым бер: минем алдагы дәресләрем тагын да яхшырак булырга тиеш! Мин өйрәнәм, өйрәнәм, өйрәнәм. Атаклы педагог  К.Ушинский да: «Укытучы һәрдаим өйрәнгәндә генә укытучы булып кала», – дигән бит. Һәр дәрес – ачыш ул. Балалар өчен дә, үзем өчен дә.
Ә Сингапур системасына килгәндә, ул мин яратып куллана торган Ә.Рәхимов технологиясенә охшаган. Шуңа күрә минем өчен әллә ни  яңалыгы булмады дип әйтсәм дә була.  Ә.Рәхимов, А.Яхин, М.Мәхмүтовның укыту технологияләрендә боларның барысы да бар. Сингапур белгечләре үзләре дә укыту алымнарын совет галиме Л.Выготскийның эшләнмәләренә таянып эшләүләрен яшерми. Миңа укучыларның күзгә-күз карашып эшләве, тыңлый белүе, фикер тупларга өйрәнүе ошый, чөнки Интернет заманында балаларга бу җитми. Укучыларның төркемнәргә бүленеп эшләүләренең дә үз плюслары бар: баланың курку хисе кими, үз-үзенә ышанычы арта, мөстәкыйльлеге, иҗади активлыгы үсә, оештыру сәләте формалаша,  фикерләү эшчәнлеге хәрәкәткә китерелә. Төркемдә 4 – 5 бала. Алар белемне үзләре эзләп таба. Укытучы максатны билгели, билгеле бер проблема куела, шуннан соң аны чишү юллары эзләнә. Укучыларның берсе дә читтә йомылып калмый. Болай укыту фикерләү сәләтен арттыра. Тик шулай бу лса да, бар дәресләрдә дә төркемнәрдә эшләмибез. Гомумән, мин дәресләремдә әлеге системаның укучыларыма белем бирүгә, аларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүгә ярдәм иткән алымнарын үземә яраклаштырып кулланам, ләкин чама белән.
 

– Узган уку елында компьютер аша дистант юлы белән укытып карадыгыз. Аңа карата мөнәсәбәтегкз ничек?
– Ай, ул вакытлар куркыныч төш кебек инде хәзер. Укытучы белән укучының күзгә-күз карап эшләвен, аралашуын берни дә алыштыра алмый. Экранга карап, үз-үзең белән сөйләшеп утыру бик авыр булды. Аннары авылларда интернетның мөмкинлекләре дә чикле бит әле, кайбер авылларда бөтенләй интернет тотмый. Авыл балаларының барысының да компьютер, ноутбук алырга да мөмкинлекләре юк. Рәхмәт директорыбыз Илнур Наил улы Габдрахмановка, ул мәктәп ноутбукларын техникасы булмаган укучыларга биреп торуны оештырды. Телефон экраныннан укып утыру сәламәтлеккә нык кына зыян салды. Иң мөһиме: дистант укучыларның белем дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясады. Укучыларның да төрлесе бар бит, укыйм дип максат куйган бала эзләнә, үзе дә табып укый, ә бөтенесе дә андый түгел. Агымдагы уку елы дистантыннан калган җитешсезлекләрне әле дә төзәтәбез әле. Илләр, еллар тыныч булсын да, якты, җылы, заманча мәктәпләребездә, укучыларыбыз белән күзгә-күз очрашып эшләргә язсын безгә. Әлеге дистант моның кадерен белергә өйрәтте инде.
– Күп кенә ата-аналар баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш дигән фикердә. Сез моның белән килешәсезме?
– Юк, килешмим, бала иң беренче гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Балага тәрбияне ана карыныннан ук бирә башларга кирәк, ди психологлар. Минем уйлавымча, баланы «син андый бул, син мондый бул», дип тәрбияләп булмый, баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Бала күреп үсә ул. Укытучымы син, әти-әниеме, үтеп барган юлаучымы – тәрбияне башта үзеңнән башларга кирәк. Үзең олыгайган әти-әниләреңә кайтып булышмасаң, балаңа әти-әниләргә булышырга кирәк дип әйтү урынлымы? Тирә-якны чүпләргә ярамый дип кабатларга яраткан әти-әни үзләре машинада барганда тәрәзәдән генә чүпне ташлап калдырсалар, бу тәрбияме? Уйланырга җирлек бар. Тәрбия эшендә вак нәрсә юк. «Баланы үзара сөйләшкәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялибез, дип уйламагыз, – дигән А.Макаренко ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. – Сез аны тормышыгызның һәр мизгелендә. Хәтта үзегез өйдә юк чакта да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез һәм аларга нинди бәя бирәсез, ничек шатланасыз яки борчыласыз, дусларыгыз һәм дошманнарыгыз белән ничек мөгамәлә итәсез, ничек көләсез, газетаны ничек укыйсыз – боларның барысы да бала өчен зур әһәмияткә ия».
Гаилә белән мәктәп кулга кул тотынышып эшләгәндә генә максатыбызга ирешеп булачак. 
– Бүген мәгариф системасының төп проблемасы нидә дип саныйсыз?
– Инде күп еллар буена Россиянең мәгариф системсы реформалар стадиясендә тора, алар матди-техник базаны камилләштерүдә, мәктәпләрне техник чаралар белән баетуда, укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен үстерүдә уңай йогынты ясый, моңа зур гына суммалар да бүлеп бирелә. Укучылар компьютер белән иркен эшли ала. Интернеттан файдаланалар, төрле олимпиадаларда, конкурс-смотрларда уңышлы катнашалар. Тик мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының тулаем белем дәрәҗәсе түбән булып кала бирә, заманча мәктәпләргә кертелгән матди һәм интеллектуаль чыгымнарга тәңгәл килми. Проблема нәрсәдә соң? Минемчә, сәбәп – укыту программасының чамадан тыш йөкләнешендә. Билгеле,  укучы мәктәптә фән нигезләре белән генә шөгыльләнергә тиеш. Әмма шуның белән бергә аны беренче чыганаклардан, өстәмә әдәбияттан, белем алуның башка чыганакларыннан файдаланырга өйрәтергә, үзлегеңнән белем алуга кызыксыну уятырга кирәк. Заманча мәктәп программасы укучыларның барысы да үзләштерә алмаслык күләмдәге һәм төрлелектәге белем белән баетылган, укытучыларның сыйныфтагы барлык укучыларның да программа эчтәлеген ныклап һәм аңлап үзләштерүләренә ирешүгә вакытлары җитешми. Аның материалны кабатлауга, үткән тема буенча контроль эшләр үткәрүгә, хаталар өстендә эшләргә вакытлары җитми, бу исә капма-каршы элемтәне бозуга китерә. Шунлыктан, программадагы темаларның кирәкләрен генә калдырып, аларны укучыга тирәнрәк, үтемлерәк итеп аңлатуга ирешер идем. Чөнки без сан артыннан куабыз, ә сыйфат ягы аксый башлый.
– Сезне мәгариф министры итеп куйсалар, нәрсә үзгәртер идегез?
– Әгәр мин мәгариф минстры булсам:
– укыту программасы йөкләнешен бераз киметеп, программаның калган күләменә сәгатьләр санын арттыруга ирешер идем.
– Укытучыларны җәмгыять басымыннан саклар идем.
– Әдәбият укытучысы буларак, әдәбият дәреслекләренең эчтәлегенә үзгәреш кертер идем. Безнең рус мәктәбенең таатар төркеме дәреслекләрендә  әсәрләрдән бер-ике битлек өзекләр бирелә. Шул өзекләр ярдәмендә әдәби әсәрнең эчтәлеген бирү, образларның эш гамәленә бәя бирү, әсәрнең теленә, сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итү ай-һай кыен. Әдәбиятыбызның йөзек кашы булган әсәрләребезне тулырак форматта алып, аларны анализласак, тәрбияви әһәмиятенә игътибар итәргә вакыт калыр иде. Дәреслектәге материалның санын киметеп, сыйфат ягына игътибарны юнәлтәсем килә минем. Безенң хәзерге министрыбыз Илсур Гәрәй улы Һадиуллин – үзе дә укытучы, безнең проблемаларны яхшы белә, аның үзәгендә кайный, иң мөһиме –  аларны хәл итә.
– «Авыл укытучысы» конкурсы педагогик осталыгыгызны арттыруда нәрсәләр бирде? Быелгы җиңүгә килүгә нинди кыенлыклар булды? Һәрбер этапта нинди язмалар белән катнаштыгыз? Быелгы конкурста катнашучыларның күбесе татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде. Көндәш буларак аларга аларга мөнәсәбәтегез? Конкурста катнаша башлар алдыннан быел җиңәрмен дигән уй бар идеме?
– «Авыл укытучысы» бәйгесендә мин быел икенче тапкыр катнаштым. Беренче тапкыр 2017 елда катнашкан идем. Ул вакытта чыныгу алдым. Бәйгедә берничә тапкыр катнашкан укытучылар белән аралашканнан соң, аларның киңәшенә колак салып, үземне янә бер тапкыр сынап карарга ниятләдем. Әлеге бәйге  миңа талантлы педагоглар белән танышу һәм дуслашу мөмкинлеге бирде, зур тәҗрибә мәктәбе булды. Әле дә III этапта күрсәткән дәресемә, бәйгегә җибәргән язмаларыма анализ ясыйм, нәрсәләрне эшләп бетермәдем икән дип уйлыйм. Беренче этапка мин «Пәйгамбәргә тиң шагыйрь» дигән эссе тәкъдим иткән идем. Икенче этапта «Хәл фигыльләр турында белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү» темасына дәрес эшкәртмәмне җибәрдем. Өченче этапта «Үз илемдә, үз телемдә» темасына дәрес белән катнаштым. Әле бүген дә «Авыл укытучысы» бәйгесеннән алган тәэсирләр белән яшим. Беренче нәүбәттә, мин әлеге тәҗрибә уртаклашу бәйрәменнән авылда эшләүче хезмәттәшләремә соклану һәм горурлану хисләре белән кайттым. Чынлап та, бәйге дип түгел, ә бәлки «педагогик осталык бәйрәме» дип атар идем бу очрашуны. Ул шулкадәр рәхәт, дустанә узды, республикабызның төрле районнарынннан җыелган укытучылар булсак та, гомер буе бер-беребезне белгән кебек рәхәт булды, бер-беребез өчен борчылып тордык, уңышлары өчен шатландык, ярдәм итештек. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары күп булса да, көндәшлек дигән әйбер булмады. Безгә шундый мохит тудырганнары өчен Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназия коллективына,  «Мәгариф» журналында эшләүче остазларыбызга, безгә хәерхаклы хөкемдарларга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Бәйгебезнең максаты изге – һәр педагогны уңышка рухландыру, ярдәм кулы сузу, авырлыкларны җиңәргә этәргеч бирү. Конкурс авыл җирлегендә белем бирүче иң яхшы укытучыларның бергәлеген ныгыта, мәгарифебезнең сыйфатын күтәрүдә өлеш кертә.
– Конкурста катнаша башлар алдыннан быел җиңәрмен дигән уй бар идеме?
– Өметсез шайтан гына, диләрме әле. I – II этапларда андый уй әле бик юк иде. Өченче этапка дәрес бирергә барырга әзерләнгәндә бертөрле борчылу башланды. Күңелдә бераз курку да бар: чит мәктәп, башка балалар. Тик гимназия ишеген ачып кергәннән соң,  бу куркулар таралды да бетте. Ул  мәктәптәге милли мохит, укучыларның, укытучыларның безгә уңай карашлары, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләренең безнең өчен борчылып йөрүләрен күргәч, күңелдәге куркулар юкка чыкты, үзебездә ышаныч артты.  Без – барыбыз да җиңүче!
                                        Таһир САБИРҖАНОВ

Альберт САБИР фотолары

 
Блиц-интервью
Сезнең тормыш девизыгыз? – Дөньяда шундый итеп  яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын!  
Иң яраткан хоббиегыз?  – Китап уку.
Кешеләрдәге иң күркәм сыйфат? – Туры сүзлелек, гадилек.
Тормышыгыдагы иң истәлекле көн? – Өч мәхәббәт җимешебез – кызларыбыз туган көннәр.
– Тормышыгыздагы кумирыгыз? – Фәнис Яруллин.
Яраткан ел фасылыгыз? – Яз.
Соңгы вакытта укыган китабыгыз? – Гүзәл Галләмованың «Ызандашлар» җыентыгы.
– Иң яратып караган телевизион тапшыруыгыз? Спектаклегез? – «Халкым минем», «Әй, язмыш, язмыш!» тапшырулары. А.Шәйдулла әсәре буенча куелган «Сагынырсызмы?» спектакле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ