Логотип Магариф уку
Цитата:

Тямай бөтен татар гармунчыларын Казанга җыя

 Халкыбызда «Утырмагыз урындыкка, гармунчылар утырсын»  дигән бик матур гыйбарә бар. 30  август көнне  Камал театры янына җыелган гармунчыларга утыру түгел, басып торырга да урын җ...

 Халкыбызда «Утырмагыз урындыкка, гармунчылар утырсын»  дигән бик матур гыйбарә бар. 30  август көнне  Камал театры янына җыелган гармунчыларга утыру түгел, басып торырга да урын җитмәстер әле. «Уйнагыз, гармуннар» чарасын үткәрүчеләр Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән меңнән артык гармунчы  килер дип исәплиләр.
 Әлеге бәйрәм беренче тапкыр 1985 елда оештырылган иде. Шуннан бирле ул халыкта  популярлык казанды.  Аның быел Республика һәм шәһәр көненә туры китереп үткәрелүе нур өстенә нур булыр. Катнашучылар арасында  Башкортстаннан  Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев кебек танылган артистлар килү көтелә. Гармунчылар парадының быелгы  әйдәманы – халкыбызның яраткан артисты Фирдүс Тямаев булачак.
 Гармунчылар бәйрәме Камал театры мәйданында башланып  җәяүлеләр урамы Бауманны моңга күмеп, соңыннан Кремль янәшәсендәге 1 нче  май мәйданында дәвам итәчәк һәм күмәк флешмоб белән тәмамланачак.
                                                             Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: nurlat-tat.ru

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ