Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларга «Летопись сердец» акциясенә кушылырга тәкъдим итәләр

Татарстан укучыларына «Летопись сердец» акциясенә кушылырга тәкъдим иттеләр. Россиядә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында  ел саен үткәрелә торган  акция старт алды. Быел ул...

Татарстан укучыларына «Летопись сердец» акциясенә кушылырга тәкъдим иттеләр. Россиядә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында  ел саен үткәрелә торган  акция старт алды. Быел ул Бөек Ватан сугышы елларындагы сәхнә сәнгатенә багышланган. Аңа Татарстан укучылары да кушыла ала.Укучылар 1 майдан 10 майга кадәр үзләренең иҗат эшләрен өч номинациядә башкарачак: мәктәп театры (Бөек Ватан сугышы темасына сәхнә яки спектакль), вокал (теге сугыш чоры җырлары), бию (хәрби-патриотик тематика), «ВКонтакте» социаль челтәрендә #9маякдш хештегы белән.
Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында театр сәнгатенең роле турында видеороликлар әзерләнгән.
Иң яхшы 30 эшне «Культурадляшкольников.РФ», порталында бастырачаклар, ә аларның авторларына сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ