Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанга яңа салкыннар дулкыны килә

Агымдагы атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, республикага чираттагы салкыннар дулкыны килә.

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан аңлашыла, дип яза "Татар-информ"

Чәршәмбе төнендә, 8 майда, һава температурасы +3..+8 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгышында +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +7..+12 градуска кадәр күтәрелә. Көнчыгыш районнарда циклонның җылы секторы ярдәмендә һава кыска вакытка хәтта 15..20 градуска кадәр җылына. Атмосфера фронтлары узганда вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. Алар урыны белән яшенле булачак. Көчле җил 18–23 м/с кадәр көчәячәк.

Пәнҗешәмбе, 9 майда, салкын атмосфера фронты узганнан соң, республика территориясенә кабат төньяк һавасы килә. Бу янәдән температура фоны төшүенә китерәчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында 0..+2 градуска кадәр суыта. Һавада һәм туфракта урыны белән 0..-3 градуска кадәр туңдыруы ихтимал. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы 4..9 градустан артмаячак. Шул ук вакытта яңгыр һәм юеш кар кебек кечкенә явым-төшемнәр була. Көндез җил 15–18 м/с кадәр көчәячәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 10 майда, Татарстанда циклонның тыл өлеше йогынтысы аркасында салкын һава торышы сакланачак (төнге сәгатьләрдә  0..-3, көндезге сәгатьләрдә +4..+9 градуска кадәр). Кайбер урыннарда бераз явым-төшем булырга мөмкин. Шимбә, 11 майда, көндез +10..+15 градуска кадәр җылыта. Шул ук вакытта кечкенә яңгырлар фаразлана.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ