Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар һәм остазлар елында Казанда «Укытучы булу- бик шәп» I республика слёты узачак

28 март көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында, Укытучылар һәм остазлар елына багышланган чаралар кысаларында “Укытучы булу –  бик шәп!...

28 март көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында, Укытучылар һәм остазлар елына багышланган чаралар кысаларында “Укытучы булу –  бик шәп!” республика психологик-педагогик класслар слёты узачак. Слёт белем алучыларны педагогик эшчәнлек үзенчәлеген чагылдыра торган кыйммәтләр системасында ориентлаштыру, һөнәри мәнфәгатьләрне һәм үзбилгеләнешен үстерүне оештыру максатыннан үткәрелә.
Слёт эшендә мәктәп укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары катнашачак.
Катнашучыларны бердәм педагогик бергәлеккә берләштерү һәм психологик-педагогик сыйныфларны үстерүнең төп юлларын билгеләү  белән слётка йомгак ясалачак. Слётның ачылышында  һәм эшендә  хөрмәтле кунаклары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары   Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин, шулай ук югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагогик профиль җитәкчеләре чыгыш ясар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ