Логотип Магариф уку
Цитата:

Винера АБДУЛЛИНА: «Сынчы булып китүемне сизми дә калдым»

Сезнең Казандагы Лядской бакчасындагы  әбекәй  сыны янәшәсенә утырып  хәл җыйганыгыз бармы икән? Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сән...

Сезнең Казандагы Лядской бакчасындагы  әбекәй  сыны янәшәсенә утырып  хәл җыйганыгыз бармы икән? Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сынчы Винера Абдуллина әниләрнең, дәү әниләрнең җыелма образы буларак тудырган  «Казан әбисе»н бер күрүдә истә калдырасың.  Аның үткән-сүткәннәр теләк тели-тели  ышкып,  шомартып бетергән  Арча чүәкләренә дә, кырыендагы  букчасына да аерым игътибар итми мөмкин түгел.  Казанлылар Винера ханымның эшләре белән, гомумән,  таныш дия алабыз. Тамашачылар аның «Казан» милли мәдәни үзәгендә, «Манеж»да (нәкышче Илдус Вахитов белән берлектә) узган күргәзмәләрен әле дә хәтерли торгандыр.

СӘНГАТЬ  ӘҺРАМЫНДА
Гадәттә рәссамнар, сынчылар үз вакытларына үзләре хуҗа булып, мәгарәдәге дәрвиш шикелле, остаханәдәге тынлыкны саклап ялгыз эшләргә гадәтләнгәннәр. Винера ханым исә әлеге гадәти калып кысаларына сыешмый  кебек. Беренчедән, ул,  үзенең иҗат лабораториясендә эшләүдән  тыш,   Россия сәнгать академиясенең Санкт-Петербургтагы  гипс-
тан  формалар ясау остаханәсен дә җитәкли.  Икенчедән, остаханәсендә дә ялгызы гына түгел. Биредә аның инде үзләрен чын хуҗаларча тоткан  ике дәү песие – җирән Буся белән Тимоша  һәм   кирәксә,  алгы аяклары белән дөбердәтеп булса да күрше бүлмәнең ишеген ачып, үз дигәнен эшләмичә туктамый торган Герда кушаматлы эте бар.  Винера ханым    «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының вәкилләрен – Сөмбел Таишева белән  мине дә   үзенең    Гердасы белән бергәләп   каршы алды.
– Сез, мөгаен, әлеге   тугры дустыгызның да  сынын ясамый калмагансыздыр, –  дибез хуҗабикә белән сүз башлау өчен.
– Бер тапкыр да ясаганым булмады.   Хайваннарны ясар өчен, анималист булырга, аларның анатомиясен ныклап өйрәнергә кирәк. Песигә иптәш алыйк дип барган җирдән – приюттан алып кайттым аны. Кызыл бантиклар тагып, нәүмизләнеп, хуҗасын көтеп утырган җан иясен ничек калдырып китәсең инде. Тулаем алганда, тәртипле үзе, гауга яратмый: өргән  этләр  күрсә дә әйләнеп уза.
...Игътибар үзеннән-үзе  остаханәдәге эшләргә – станлы композицияләргә, барель-
ефларга, кече пластика үрнәкләренә күчә.
200 кв.м мәйданны биләүче остаханә  чып-чын сәнгать әһрамы икән!  Винера ханым 20 ел шушы остаханәдә. Бу образларны каян табып бетерә дә ничек барысына да өлгерә, дип гаҗәпләнеп тә куярсың.
Төньяк башкалада туып, шунда үсүенә карамастан, сынчыны иң беренче  чиратта үзенең тамырларын барлаучы милләтпәрвәр буларак ачасың. Татар халкының милли бәйрәмнәренә, йолаларына, халкыбызның милли бишеге булган авыл тормышына багышланган шәкелләр Винера Абдуллина   иҗатында аеруча калку бирелә.  Һәр татарның күңел түрендәге, җанга якын әйберләр  –  конъюнктура түгел. Монда бар да   безгә таныш: көянтә башларына  икешәр каз  асып, су буена төшеп баручы өмәче хатын да,  бер кочак  утын күтәреп, өйгә кереп баручы малай да, көянтә чиләкләр белән чишмәдән кайтып  килүче кыз да, курай уйнаучысы да, урам башында таякка таянып басып торучы бабай да.  Калфак өстеннән шәльяулыгын бәйләп куйган бөтен холык-фигыле йөзендә чагылган зыялы ханымны  да кайдадыр күргән бар шикелле.
– Болар берсе дә уйлап чыгарылмаган, барысы да – мин кечкенәдән күреп үскән әйберләр. Әнием туган Сергач ягындагы авылга төшкәндә,  каз өмәсе булса, хатын-кызлар, мунчага барып, җырлар җырлап, каз йолкырлар, өмәдән  соң эч-башыннан   изрәп торган каз бәлеше пешерерләр иде. Кызганыч, хәзер авыл өйләрендә  мичләр калмады,  бөтен өйгә хуш ис таратып, күмәч пешерү дә юк, – дип, үткәннәргә кайтып килә әңгәмәдәшебез.
Күз әле бер, әле   икенче эшкә «йөгерә»   Боксёр перчаткаларын киеп куйган чандыр гәүдәле үсмер дә, менә-менә хәрәкәткә килеп, үз позасын алыр шикелле. Арада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бюсты да бар. Конкурс игълан ителгәч эшләгән булган  анысын. Конкурсны откан да хәтта, тик тиешле урынга икенче кешенең эшен урнаштырганнар. Чынлыкта шулай килеп чыга шул. Нишлисең, мәрхүм сынчы Рада Нигъмәтуллинаның  «Конкурста оттым – Сәйдәшне алдылар, Шаляпинны, Вахитовны конкурста без оттык... Алабугага Шишкинны эшләгән идек, анысы да барып чыкмады. 5 һәйкәлне шундый юл белән тартып алдылар», – дип өзгәләнгәне әле дә истә...
Рок-җырчы, композитор Земфира  да (Земфира Тәлгать кызы Рамазанова)  туп-туры безгә карап тора сыман.   Ул  эшен әлегә  беркайда да күрсәткәне юк икән  сынчының. Әлбәттә инде, Винера Абдуллинаның остаханәсендә үз сыны басып торуын  Земфира үзе дә белми.
– Ә менә дирижёр-педагог, Россиянең, Татарстанның, Казахстанның  халык артисты, Тукай бүләге лауреаты  Фоат Мансуровның 75 яшьлек юбилеена  Мәскәү татарлары бюст өлгертүемне  сорагач, аның янына үзем барган идем.  Ул  уникаль гигант, тыйнак  шәхес булып күңелемә кереп калды.  12 тел белә иде. Минем аспирантурада укыган чак әле ул. Иҗат итү бик авыр барды. Ярты еллап эшләдем ул фигура өстендә.  Бронзага күчерелгән ул эш  хәзер кызында булса кирәк, – ди  сынчы, Татарстан Республикасы  симфоник оркестрының элекке сәнгать  җитәкчесе белән очрашу мизгелләрен  хәтерендә яңартып.
Саный китсәң, күренекле шәхесләргә багыш-
ланган эшләре шактый аның. Арада каһарман-шагыйрь Муса Җәлил (Тосно шәһәрендә), милләт хадиме Гаяз Исхакый (Казан), Сергей Витте һәм Екатерина II (Казахстан) бюстлары; Габдулла Тукай (Казахстан, Семәй), Пётр I (Дагстан, Махачкала) һәйкәлләре; Санкт-Петербург дәүләт университетының эчке ишегалдында Атаулла Баязитовка  куелган һәйкәл һәм Лев Гумилёвка куелган бюст та шул исәптә. Заманында Франциянең  Нанси шәһәре заказы буенча аларга җиде бюст эшләп биргән Винера Абдуллина.
– Ә кайсы эшегезне Казанда күрергә теләр идегез? – дип кызыксынуга сынчы һич икеләнмичә:  «Сөембикә!» – ди, әлегә киштәдә торган эшенә күрсәтеп. Кайчан да булса үзенә музей ясарга кирәк булса,  «Эшләрем икесенә дә җитәрлек», – дип, Санкт-Петербург белән Казанны сайлады ул.
БИСМИЛЛАЛЫ ЧӘЙНЕК
Шунда ук сынчының керамикага бәйләнеше дә ачыла. Бронзадан эшләнгән «Шар тоткан кыз»ы да аның җиңел кулы белән җай гына фарфор кружкага  күчкән булып чыкты. Бронзадан коелган чәчәк таҗы күтәреп торучы кыз сыны  әлегә хуҗабикәгә  конфет савыты сыйфатында хезмәт күрсәтә. Сәгать, канделябр кебек көнкүрештә дә кулланыла торган андый иҗат җимешләрен барлый башласаң, байтакка җыела икән...
Безгә дигән  чәйне дә ул нәкъ менә үз куллары белән гарәп имласында «Аллаһу әкбәр», «Бисмилла», «Лә иләһә иллә Аллаһ» кебек кәлимәләр язып бизәлгән  чәйнегендә пешерде.
– Кечкенә генә әйбер булса да,   дөнья кадәр вакыт китте үзенә. Скульптураны да  бу кадәр озак эшләмим.  Барыбер күңелле, чөнки менә шундый позитив, характерлы әйберләр ясарга аеруча яратам, – ди Винера ханым чәй агызган арада.
Баксаң, сигезенче классны тәмамлар алдыннан бер бабай  «ике атнага гына» дип биреп торган үзөйрәнгеч китаптан үзләштергән икән ул гарәп имласын. Мәктәптәге имтиханнарын да онытып, баш күтәрми гарәпчә укый торгач, математикадан алган «2»лесен кабат сынау узып төзәтергә туры килгән хәтта. Әмма татар халкы мең еллап кулланган гарәп имласы   алай  тиз генә җибәрми Винераны. Үзенә кирәген аңлагач, соңрак  ике ел буе курсларга йөреп, янә ныгыта ул белемен.
БӘДРИҖАН ӘБИ ҺӘМ КҮЗ ТИЮ
– Сынчы – беренче карашка ук көч, егәр таләп итүче һәм башлыча ир-атлар сайлый торган һөнәр. Әти-әниләрегез хупладымы сезнең бу адымны?– дип кызыксынам Винера ханымнан.
– Ю-у-у-к, киресенчә, бөтенләй каршы иделәр,  – дип суза әңгәмәдәшем. – Бигрәк тә әбием Бәдриҗан өнәмәде.  Сәнгать мәктәбеннән соң  Россия Сәнгать  академиясе каршындагы Б.В. Иогансон исемендәге урта сәнгать мәктәбенә  кергәндә, мин нәкыш буенча укырга ниятләгән идем. Консультациягә барганда, үземнең рәсемнәр белән бергә 5 нче сыйныфта укыганда, агачтан уеп ясаган сугышчы  башын  да алдым. Әле дә хәтерлим: шуларны күтәреп, нәкыш укытучысын көтеп торганда, бер скульптор килде дә, кулымдагы башны күрүгә, мине кәҗә бәтиен иярткән кебек, беренче катка – сынчылар янына алып төшеп китте.  Тәкъдим көтелмәгәнчә иде. Карышып тормадым.  Шулай итеп, мин рәсем сәнгатен ташлап, сынчылык белән шөгыльләнә башладым,– ди ул, бу һөнәргә илтүче юлның алшартларын барлап. Алга таба кыз укуын Н.К.Рерих исемендәге Петербург сәнгать училищесында, аннан соң И.Репин исемендәге нәкыш, скульптура һәм архитектура дәүләт академия институтына барып  дәвам итә. Диплом эше итеп ясаган «Биюче чегән кызы» әле дә шул еллар хатирәсе булып остаханәсендә саклана. Әлеге сынга өстәп, «Декабрист хатыннары»на багышланган 11 бронза плакета да тәкъдим ителә. Комиссияне шаккатырып иң югары балл алганчы, ничек итеп янып көйгәннәрен Винера үзе генә... һәм хәзер инде без дә беләбез. Шуннан бирле күз тиюдән  шикләнә икән ул.
– Дипломны бик тиз эшләдем. Өч ай дигәндә, зур эшне  башкарып чыктым. Чөнки башлаган эшне сузарга  яратмыйм. Эш төгәлләнгәндә генә группадаш кыз килеп: «О-о-о, синең инде эшең әзер икән!  Кара ничек матур килеп чыккан!» – димәсенме.   Ул китте. Әз-мәз төзәтеп куйыйм дип кагылуым булды, кулы килеп чыкты да  коелып төште. Каркас кына тырпаеп калды... Аннан акылдан язар дәрәҗәгә җитеп, көне-төне эшләдем. Өлгерттем. Күз тию – үземдә сыналган нәрсә...
БРОНЗАДАН ШӘМАИЛ
Дивар буйлап тезелеп киткән Коръән сурәтле шәмаилләр – үзе бер тема. Сынчы булып китүенә теше-тырнагы белән каршы торган  Бәдриҗан әбисе  боларны күрсә, һичшиксез, куаныр иде. Аларның кәгазьдә эшләнгәннәре дә, бронзадан коелганнары да бар. Ниндидер кагыйдәләргә буйсынмыйча гади генә  эшләнсә дә, аларның үз җылысы, үз тәме сизелә. «Бу– безгә   Аллаһның барлыгын, берлеген  искәртеп торучы бер билге», – ди автор ул эшләре турында.
Үзе өчен  билгеләгән «чикләрне» дә бозарга нияте юк, милләттәшебезнең  кабер ташларын   һәм трагик персонажларны ясарга алынмый икән. Ә менә сын коючылар,  эшкәртүе кыенрак, дип өнәп бетермәсә дә,  эш чималыннан җизне ошатарак төшә. «Ул үзенә бертөрле  сихри төсмергә ия – ай яктысында коенган шикелле», - ди, ирләр һөнәрен үзләштереп, нечкә күңелле булып калган  күренекле сынчы-хатын кыз...

Расиха ФАИЗОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ