Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кенәрдә ватанпәрвәрләр тәрбияли беләләр

Соңгы вакытта яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне көчәйтү, ватанпәрвәрләр әзерләү кирәклеге хакында күп сөйли башладылар. Ә безнең Яӊа Кенǝр авылы җирлегендǝ бу мәсьәлә һәрчак күз уңында булды. Я...

Соңгы вакытта яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне көчәйтү, ватанпәрвәрләр әзерләү кирәклеге хакында күп сөйли башладылар. Ә безнең Яӊа Кенǝр авылы җирлегендǝ бу мәсьәлә һәрчак күз уңында булды. Яшьләр өчен утны-суны кичкән мөхтәрәм авылдашларыбыз катнашында төрле тәрбияви чараларны оештырып кына торабыз. Әле шушы көннәрдә яу кырын кичкән катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә бǝйрǝм оештырдык. Бу көнне күптѳрле ярышлар уздырылды.

Соӊыннан  бу көнне авылыбыз Мǝдǝният йортында үзешчǝннǝр концерты булды. «Әти-ǝни һǝм мин хоккейчылар» девизы астындагы хоккей ярышы иӊ мавыктыргыч һәм күпләрне үзенә җәлеп иткән бәйрәм чараларыныӊ берсе иде. Анда барысы 12 команда катнашты. 1 нче урынга Муллагалиевләр гаилǝсе лаек булды. Аларга Яӊа Кенǝр авылы җирлегенеӊ күчмǝ кубогы тапшырылды. Шул ук көнне Мǝдǝният йортында «Тѳньяк балкышы» исеме астында Яӊа Кенǝр авылы җирлегендǝ яшǝүчелǝр ѳчен шахмат ярышы оештырылды.

Барысы 26 уенчы катнашты. Алар арасында күбесе укучылар иде. Укучылар категориясендǝ җиӊүче дип табылган 3 укучы егеткǝ һǝм 3 кызга грамоталар һǝм бүлǝклǝр тапшырылды. Бу ярышта шулай ук 9 укучы III яшүсмерлǝр разрядын үтǝде. Аларга квалификация таныклыклары тапшырылды. Ә ѳлкǝннǝр арасында 1 нче урынга Сѳлǝйман Вагыйзь улы Галиуллин лаек булды. 2 нче урында – Таһир Фида улы Сǝмигулин, 3 нче урында – Рифат Шǝрǝфи улы Мифтахов. Турнир барлык шахмат кагыйдǝлǝренǝ туры китереп оештырылды. Жирәбә салуны компьютер белǝн спорт мастерына кандидат Ленар Дамир улы Вахитов башкарды. Ярыш беткǝч, иӊ кѳчле укучылар сугыш ветераннары белǝн уйнадылар. Дуслык җиӊде. Бǝйрǝм барышын карарга Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфǝрт улы Нуриев та килгǝн иде.

Бǝйрǝм авылдашларыбызга бик тә ошады.

Таһир СӘМИГУЛЛИН,


Арча районы Яңа Кенәрдәге Балалар иҗаты йорты каршындагы шахмат түгәрәге җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ