Логотип Магариф уку
Цитата:

«Рухият» Рәшит Әхмәтҗанов турында китап чыгарган

Кулыма яңа гына табадан төшкән «Татлы сагыш, рәхәт сагыну...» дип аталган саллы гына хатирәләр китабын алгач, күз алдыннан үткән гасырның 90 нчы еллары узгандай булды. Ирек мәйданы, азатлыкка сусаган...

Кулыма яңа гына табадан төшкән «Татлы сагыш, рәхәт сагыну...» дип аталган саллы гына хатирәләр китабын алгач, күз алдыннан үткән гасырның 90 нчы еллары узгандай булды. Ирек мәйданы, азатлыкка сусаган татар халкы һәммәсе бирегә җыелган... Оясыннан кубарылган йөз меңләгән умарта кортлары диярсең. Шул меңнәр арасыннан таныш йөзләрне дә очратам. Әнә сәхнәдә шагыйрь Тукай булып уйнаган Илдус Әхмәтҗанов, язучы Фәүзия Бәйрәмова... Аның янәшәсендә тагын бер Әхмәтҗанов. Бер мәйданда ике Әхмәтҗанов ирек даулый түгелме соң? Әйе, Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәш елларында бөтен гаиләләре белән мәйданга чыгучылар байтак иде. «Азатлык» шигаре астында ачлык игълан итүче Әхмәтҗановлар кебек каһарман җаннар да булды. Икесе дә халкыбызның йөзек кашлары: Илдус – Г. Камал театры артисты, Рәшит абый – «Казан утлары» журналының әдәби хезмәткәре, шигырьләре белән бик күпләрне әсир иткән, шигърияттә үз урынын тапкан олпат әдип. Сәяси ачлык игълан итеп, унынчы көнендә шагыйрь, «Милләтемнең кара бәхете гомерем буена йөрәгемне җәрәхәтләп торды...» – дип, күңелендәге серен ачкан иде. Җан авазы шигъри тәлгәшләр булып дәфтәр, ә соңрак «Ачлык мәйданы» (1993 ел) дип аталган китапка да күчте.

Ирек булса, җитәр иде безгә
Яшел үлән белән ак күлмәк...
дигән шигъри юллар әле дә булса күңелне айкый. Халыклар гасырлар буе ирек, азатлык өчен көрәшкән шул.
Кечкенә генә гади авыл йортында дөньяга килеп, ишле гаиләдә үскән Рәшит гомере буе булганына шөкрана кылып яшәде. Кигән киеме гади, бик пөхтә, һәрвакыт чиста булыр. Аның редакциядә эшләгән еллары хәтердә: җор телле, саф күңелле, якты кеше. Сүзләрен дә чамалап, шигъри юлларга салып тәмләп сөйләр, күңеленнән ургып чыккан шигырьләрен башкаларга укып шатландырыр һәм шатланыр иде. Аңа карасаң, ул кайчандыр ташчы булган дип һич уйламассың. Әйе, авыл мәктәбендә җиде ел гыйлем эстәгәннән соң, ул училищеда төзүче һөнәрен үзләштерә, хыялы – матур ташпулатлар төзү. Хәрби хезмәткә алынганчы төзүче бәхетен татырга өлгерә. Әмма шигърияткә гашыйк солдат егетне башкала дәшеп ала, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Мәдәният министрлыгында, газета-журнал редакцияләрендә хезмәт куя. Ташчы кирпечләрдән йортлар салса, шагыйрь сүзләрдән шигъри тәлгәшләр үрә, шуларны туплап, бер-бер артлы китаплар чыгара. Ул чорның олпат әдипләре, үткен телле тәнкыйтьчеләре дә Рәшит Әхмәтҗанов иҗатын югары бәялиләр. Каләм остасы, әдәби очрашуларда катнашып, укучыларның уй-фикерләрен күңел дәфтәренә җыя бара.
Әдипнең канатланып иҗат иткән вакытлары, «Татлы сагыш, рәхәт сагыну...» исемле китапка күчеп, замандаш әдипләр, журналистлар каләменнән төшкән, күңел түрләреннән чыккан ихлас бәяләмәләрдә, истәлек-
хатирәләрдә тасвирлана.
Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, «Моңлану» исемле шигырь-поэмалар җыентыгына урнаштырган кереш сүздә Рәшит Әхмәтҗановның иҗатын бәяләп: «Ул чын мәгънәсендәге татар милли шигъриятенең төп, дөрес юлында торучы...», «...ил тарихы, халык язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылып, әрнеп иҗат итүче шагыйрь», – дип яза.
Чыннан да, Рәшит Әхмәтҗанов, фәлсәфи, лирик һәм романтик рухтагы шагыйрь буларак, иҗаты белән укучыны үзенә җәлеп итә. Филология фәннәре докторы, профессор Эльмира Галиева әдипкә мондый бәяләмә бирә: «Рәшит абый – ...милли тарихыбызны яхшы белеп, сәясәт, дөньялар агышын нечкә тоемлап, үзе яшәгән заман турындагы фикерләрен, күзаллауларын, шуларга бәясен үтә дә оригиналь образ-сурәтләр аша үреп, гүзәл яңгыратып әйтеп бирә белә. Аның шигырьләре әле дә бик актуаль... киләчәктә дә шулай булачак».
Әйе, аның 17 яшьтә язган һәм Әлмәт төбәк газетасында басылган «Истәлек» дигән шигыре дә бүгенге көн белән аваздаш:
– Беләм, хәзер безнең бу истәлек
Тарих түрләренә юл алмас.
Кыяларны ватып, йортлар салсак,
Хезмәтебез мәңге югалмас, –ди ул.
Чал тарихлы, зәвык белән төзелгән йортлар бар. Без аларга карап сокланабыз, әмма еш кына төзүченең исемен белмибез. Үсмер чакта – ташчы, ир-егет чагында шагыйрь буларак танылу алган гади бер авыл малае югалмаган. Тормышта гаиләсе, дәвамчылары – улы һәм кызы, оныклары булса, шигърият мәйданында истәлеккә аның шигырьләре, сүзләренә иҗат ителгән җырлар һәм «Татнефть»нең хәйрия фонды ярдәмендә басылып чыккан «Татлы сагыш...»[1] альбомы кала. Шагыйрь үзеннән соң бай әдәби мирас калдырып китте. Туган ягы
Татар Кандызы (Баулы районы) халкы исә балачак эзләрен кадерләп саклый, яшел чирәмендә ул аунап үскән урам Рәшит Әхмәтҗанов исемен йөртә. Менә аның бертуган сеңлесе, укытучы Сания һәм энесе Марат Фәйзерахмановлар да, альбом туплап, шагыйрь юбилеена зур бүләк ясаганнар.
Үзе исән булса, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Рәшит Әхмәтҗановның быел апрель аенда 80 яшьлеген билгеләп үткән булыр идек. Язмыш җилләре кырыс, аны иртәрәк, узган гасырның туксанынчы еллар уртасында ук алып китте шул... Бу көннәрдә, без, шагыйрьнең иҗатын яратучылар, туганнары, якыннары һәм каләмдәшләре белән бергә, аны олпат шагыйрь итеп искә алабыз. Ул – үзе тарих.
Альберт САБИР

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ