Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтачлар теремкәйдә яши?

Теремкәйдә кемнәр яши? Без – Балтач районы Норма урта мәктәбенең 8а, 8б  сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре һәм класс җитәкчеләре. Бердәм, дус, тату яшибез.Үзебез тырышып “төзегән” теремкәй шул......

Теремкәйдә кемнәр яши? Без – Балтач районы Норма урта мәктәбенең 8а, 8б  сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре һәм класс җитәкчеләре. Бердәм, дус, тату яшибез.


SONY DSC

Үзебез тырышып “төзегән” теремкәй шул... Теремкәйдә һәрвакыт кызу эш кайный. Әти-әниләр белән бергә үткәргән  Яңа ел, Әниләр бәйрәме, спорт чаралары, класс сәгатьләре, табигать кочагына, башкалабызга сәяхәт һәм башка күп чаралар теремкәй тормышын җанлы, кызыклы итә. Бергәләп үткәргән матур көнебез балалар  күңелендә балачакның күңелле мизгелләре булып озак сакланыр әле.bt9spes0LrQ


Күптән түгел Казан шәһәрендә узган ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган “Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика бәйгесендә катнашып, дипломга ия булу– безнең бердәмлек күрсәткече. Ике этапта “Тату сыйныф серләре” күргәзмәсе, видеоролик, визит карточкасы бәйгесендә җиңү һәм гран-при яулап, республика этабында районыбыз данын яклау безне тагын да берләштерде.AXldzQigjVU


ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы  Рафис Борһанов күргәзмәне карады, стенд белән танышты, укучылар белән истәлеккә фотога төште. Без “Гаилә, мәктәп хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары. Укучыларның социальләшүе” юнәлеше буенча чыгыш ясап, бердәм булуыбызны республикага таныттык, “Казан Ривьера” аквапаркына билет, “Россия – моя история” паркына һәм “Зарница” фәнни- күңел ачу үзәгенә чакыру белән бүләкләндек.Әти-әниләребез үзләренең иң яхшы әти-әниләр комитеты булуларын раслады. Афәрин, хөрмәтле әти-әниләребез!


FHSSgVmcR0cӘти-әни өчен бала – йөрәк җимеше. Баладан да газиз, баладан да кадерле кем бар? Һәр әти-әни үз баласының чын кеше булып үсүен, бәхетле булуын тели. Ул аның өчен төн йокысын да, вакытын да, көчен дә җәлләми. Безнең әти-әниләр дә бала хакын хаклап, үзләренең эштән соң вакытларын балалар, сыйныф белән бергә үткәреп, мәктәп, район һәм республика үрләренә менделәр. Үзләренең бар яктан да уңган, булган булуларын күрсәттеләр. Чыннан да, безнең әти-әниләр яңа идеяләр белән янучы, хезмәт сөюче, спортта, культура өлкәсендә дә уңышлары булган, замана белән бергә атлаучы алдыңгы карашлы кешеләр. Без алар белән горурланабыз һәм безнең белән бергә һәрвакыт хезмәттәшлек иткәннәре өчен, зур рәхмәтебезне җиткерәбез.  Гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телибез, балаларның бары игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булуларын теләп калабыз. Сез тәрбияләгән балалар киләчәктә дә ил-көнгә файдалы, халкыбызга лаеклы булып, районыбыз, милләтебез горурланырлык, зур шәхесләр булып үссеннәр иде. Бердәм булыйк, бергә булыйк!


Норма урта мәктәбенең 8а,8б сыйныф җитәкчеләре Галиева Роза Әгъзәм кызы, Габделбәрова Алсу Ильзиннәт кызы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ