Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәядән ату буенча спорт остасына кандидатларны Чирмешән ягында тәрбиялиләр

«Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре Чирмешән районы мәктәпләрендә оештырылган тәрбия эше белән танышты.  Табигатьне өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынучылар да куп бу якта. Җыр-биюдә дә сынатмыйла...

«Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре Чирмешән районы мәктәпләрендә оештырылган тәрбия эше белән танышты.  Табигатьне өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынучылар да куп бу якта. Җыр-биюдә дә сынатмыйлар. Ә спортны олысы да, кечесе дә үз иткән. Мәслән, Лашман мәктәбе  укучылары Вафин Рәсим белән Мигматова Ләйсән җәядән ату буенча спорт остасына кандидатлар икән. Уз бассейннары да бар. Районныкын гына тугел, республикакүләм ярышлар үткәргәндә дә куп очракта әлегә мәктәпне сайлыйлар ди, район мэгариф бүлеге мөдире урынбасары Флера Мансур кызы Рәхимҗанова.


Укучыларның сәләтен куреп алып, устерергә булышкан тренерлары Татарстанның атказанган укытучысы Фаиз Тәүфикъ улы Билялов исә спортта сәләт өстенә теләк булу да кирәклеген дә искәртеп үтте. Ә теләк бар. Мәсәлән, Рәмис спорт юнәлешен сайламакчы. Унберенчедә генә укуына карамастан, үз мәктәбендә тренер булып эшли башлаган, үзеннән кечерәкләр күңелендә спортка мәхәббәт тәрбияли. Афәрин, чирмешәнлеләр! Укучыларыгыз күңеленә салган орлыклар яхшы уңыш бирсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ