14 август 2026 яңалыклары
-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза
Казанда 29 август көнне Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Чара вакытында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен уздыра – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә өй эшләре гамәлдә кала
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә өй эшләре гамәлдән чыкмаячагын белдерде. Аның сүзләренчә, өй эшләре дәрестә үтелгән материалны ныгыту һәм кабатлау өчен кирәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Өй эшенә күпме вакыт сарыф ителергә тиеш?
Россия мәктәпләрендә укучыларның өй эшләрен башкаруына сарыф ителә торган вакыт буенча чикле нормалар билгеләнгән. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы эксперты, Леднев исемендәге Белем бирү эчтәлеге һәм укыту методлары институты җитәкчесе Максим Костенко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
-
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты БДИ нәтиҗәләрен яхшырткан
Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты, бер фәннән БДИны кабат тапшырып, нәтиҗәләрен яхшырткан. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында җиткерде.




