500гә якын татар теле укытучысы яңадан әзерлек узачак
Мәгарифне үстерү институты сайтында татар теле укытучыларына адресланган белдерү урнаштырылган. Анда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм институтның укытучылар өчен әзерлек курслары игълан итүләре турында...
Мәгарифне үстерү институты сайтында татар теле укытучыларына адресланган белдерү урнаштырылган. Анда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм институтның укытучылар өчен әзерлек курслары игълан итүләре турында хәбәр ителә.
Педагоглар теләсә кайсы фәнне (рус теле, тарих, география һ.б.) сайлый ала. Татарстанның төрле муниципалитетларындагы татар теле укытучыларыннан яңадан әзерлек үтү буенча 456 гариза килгән инде. Укулар республика бюджеты хисабына оештырыла.
Комментарийлар