Логотип Магариф уку
Цитата:

Дини белем – онлайн

Ике ай элек Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан беренче онлайн-мәдрәсә булдырылган иде. Биредә көн саен мең шәкерт ислам дине нигезләрен татар телендә үзләштерә.Ике ай дәвамында онлайн дини белем алуч...

Ике ай элек Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан беренче онлайн-мәдрәсә булдырылган иде. Биредә көн саен мең шәкерт ислам дине нигезләрен татар телендә үзләштерә.
Ике ай дәвамында онлайн дини белем алучыларның саны 31 меңгә җиткән, 228 кеше, тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булган.
Курсларны күбрәк 55 яшьтән өлкәнрәкләр тыңлый икән. Географиясе дә шактый киң. Күпчелеге Татарстаннан (15 624 кеше), аннан Башкортстан, Мәскәү, Сембер якларыннан белем алучылар бар. Чит илләргә килгәндә, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Австралия, Кыргызстан, Америка, Германия, Азәрбайҗан, Ирландия, Финляндия, Канада, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисырда яшәүчеләр теркәлгән.
Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта «Татарларда Ислам тарихы» һәм тәфсир дәресләре кызыксындырган.
Белешмә: Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итә. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Лилия САДРЕТДИНОВА
Диния нәзарәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Гөлназ Шакирова: «Онлайн-такта – укучылар һәм укытучы өчен дә зур мөмкинләр тактасы»

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды. Җиңүчеләрнең һәм Гран-при ияләренең...

Гөлназ Шакирова: «Онлайн-такта – укучылар һәм укытучы өчен дә зур мөмкинләр тактасы»
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды. Җиңүчеләрнең һәм Гран-при ияләренең исемнәре билгеле. Гран-при иясе – Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакирова. Аңа 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
26 ел мәктәптә туган тел hәм әдәбият дәресләре алып баручы Гөлназ Шакирова зур җиңүгә ничек ирешүе турында безнең белән дә бүлеште.«Бу конкурста ике ел рәттән катнашам. Мастер-классның темасы итеп «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда «Padlet» виртуаль онлайн-тактасын куллану мөмкинлекләре» н сайлаган идем. Бу теманы актуаль дип саныйм, чөнки хәзерге шартларда укыту-тәрбия процессында төрле сервисларга ихтыяҗ  арта һәм популярлаша бара. Padlet интерактив такта белән төрле фәннәр буенча эшчәнлек башкарырга була.Онлайн-такта - ул һәр укучыга үз эшен тактага чыгарырга мөмкинлек бирә торган сервис, ә укытучыга - һәркемне шәрехләргә һәм бәяләргә мөмкинлек бирә торган хезмәт», – дип сөйләде безгә Гөлназ ханым.

Калган җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә дипломнар һәм акчалата премияләргә ия булды.
Конкурсның җиңүчеләре дип Яр Чаллы шәһәренең 37 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина, Биектау бистәсенең 4 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова, Татарстанның Чүпрәле районыннан чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Сердецева һәм Башкортстанның Бурай авылының 2 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әсләмова табылды.
Яңалыкка өстәп тагы бер күңелле хәбәребез бар.VIII төбәкара «Туган телем» бәйгесендә Азнакайның 7 нче мәктәбенең 8 «А»  укучысы Незаметдинова Юлиана I дәрәҗә лауреат исемен алды( укытучысы Айгөл Миршатова).
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ