Кукмара укытучылары Мәскәүне дә шаккаттырырга җыена
Кукмара районы укытучылары делегациясе 29-30 ноябрьдә Россия табигать фәннәре академиясе тарафыннан уздырылган EcoWorld-2017 Халыкара экологик премиясе конкурсының бүләкләү тантанасында катнашачак....
Кукмара районы укытучылары делегациясе 29-30 ноябрьдә Россия табигать фәннәре академиясе тарафыннан уздырылган EcoWorld-2017 Халыкара экологик премиясе конкурсының бүләкләү тантанасында катнашачак. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Кукмарадагы Березняк төп мәктәбенең югары категорияле география укутычысы Расил Нәбиев җитәкчелегендә эшләп килүче «Кырмыска» балалар оешмасы, күп профильле лицейның югары категорияле география укутычысы Розалия Мансурова үзләре әзерләгән проект эшләре белән лауреатлар исеменә лаек булдылар.
Ноябрь ахырында узачак тантаналы чарада абсолют җиңүчеләр ачыкланачак. Конкурста катнашучы проектлар туган як табигатен өйрәнү, укучыларда әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл караш тәрбияләү максатларын күз алдына тота.
РФ Дәүләт Думасында узачак әлеге тантанада Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы, Россиянең атказанган укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты Роберт Мансуров та катнашачак.
«Мәгариф» журналы Кукмара мөгаллимнәрен халыкара конкурста ирешкән җиңүләре белән ихластан котлый.
Фото: kukmor-rt.ru
Комментарийлар