«Мәгариф» журналы —Чирмешәндә
22 ноябрьдә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләре Чирмешән районы мәктәпләрендә мөгаллимнәр белән очрашулар уздырды. Шундый чараларның берсе Чирмешән лицеенда үтте.Мөгаллимнәр журн...
22 ноябрьдә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләре Чирмешән районы мәктәпләрендә мөгаллимнәр белән очрашулар уздырды. Шундый чараларның берсе Чирмешән лицеенда үтте.
Мөгаллимнәр журнал эчтәлегендәге, язмаларның бирелешендәге унай үзгәрешләрне билгеләп үттеләр, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Сүз, әлбәттә, татар телен укыту тирәсендәге бүгенге вазгыятькә дә кагылды. Чирмешәннәр билгеләп үткәнчә, бәхеткә, лицейда бу мәсьәләдә тамырдан зур үзгәрешләр булмаган. Ләкин әле югарыда бу сорауның һаман ачык калуы, төгәл җавап булмау мөгаллимнәрне дә, мәктәп җитәкчелеген дә, ата-аналарны да киеренкелектә тота.
Комментарийлар