«Тарихи бранч» клубының чираттагы утырышы булды
Габдулла Тукайның әдәди музеенда “Тарихи бранч” клубының чираттагы утырышы булды. “Тарихи бранч” – профессиональ һәм һәвәскәр тарихчыларның очрашып фикер алыша, сөйләшә торган клуб-лекцияләр проекты....
Габдулла Тукайның әдәди музеенда “Тарихи бранч” клубының чираттагы утырышы булды. “Тарихи бранч” – профессиональ һәм һәвәскәр тарихчыларның очрашып фикер алыша, сөйләшә торган клуб-лекцияләр проекты. Җомга кич булып узган әлеге утырышта исә Х!Х гасыр азагы-ХХ гасыр башында татар җәмгятендә, аерым алганда иске татар бистәсендә алкогольле эчемлекләрне куллану культурасы турында сүз барды. ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков архив фондларында әлеге темага караган уникаль документлар табылуын әйтте. “Бабаларыбыз яшәгән чорга төсле пыяладан башка гына күз төшерегә тырышыйк әле,- диде Илдар.- Анда татар тормышында мәй, кымыз, әче бал, сыра кебек эчемлекләрнең кулланылышта булуын күрербез”.
Татар укучысы гарәп илчесе Әхмәд Ибн Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә сәфәрдә вакытында бер бинага җыелган халыкның әче бал эчеп утыруына тап булганын укып белә. Табиб аңа бу кешеләрнең салкын тиеп чирләгәннәрен, шул зәхмәттән дәвалануларын аңлаткан. Иске татар бистәсе халкы да беркайчан алкогольле эчемлекләр кулланмаган. Хәтта җәйге Сабан туйларында еш кунак булган алман галиме Карл Фукс татарларның милли бәйрәмнәрен көр, күтәренке рух, саф, аек акыл белән белән уздыруларын сокланып күзәткән. Бөек язучы Максим Горький үзенең истәлекләрендә Казанда яшәгән елларында татар бистәләренә барырга яратуын, андагы татарларның аек, таза тормышына шаклар калып кайтуын теркәп калдырган. Шулай итеп, Илдар әфәнде үз милләтеннән соклануын яшерә алмады.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Кәрим Тинчурин ис. IX Халыкара милли драматургия театр фестивале үтәчәк
30 октябрь — 6 ноябрь көннәрендә чираттагы Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестивале үтәчәк. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел ул К.Тинчурин исемендәге Та...
30 октябрь — 6 ноябрь көннәрендә чираттагы Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестивале үтәчәк. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 85 ел һәм К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга багышлана. Фестивальнең программасында:
30 нчы октябрь – К.Тинчурин – “Соңгы әсәр”, спектакльнең режиссеры – Заһидуллин Р.М. – баш режиссер, РФ Атказанган артисты, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.
31 нче октябрь – Б.Сәләхов “Яратылмый калган ярлар” – спектакльнең режиссеры – И. Казакбаев – Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры.
1 нче ноябрь – Майоров-Шкетан Я. – “Эренер”, спектакльнең режиссеры – Алексеев Р. – баш режиссер, МЭР Халык артисты – М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры.
2 нче ноябрь – Р. Рәшидов – “Гуглахай”, спектакльнең режиссеры – Ибрагимов М.А. – О. Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры.
2 нче ноябрь – К.Тинчурин – “Сүнгән йолдызлар”, спектакльнең режиссеры – Гарипова Р.И. – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.
3 нче ноябрь – Ф.Искәндәр – “Куяннар һәм буар еланнар”, спектакльнең режиссеры – Аргун М. – С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры.
4 нче ноябрь – У.Азим – “Таң сызылган җирдә”, спектакльнең режиссеры – Халмуминов А. – Үзбәк милли академия драма театры.
5 нче ноябрь – А.Гыйләҗев – “Кичер мине, җирем!” (“Өч аршин җир”) – спектакльнең режиссеры – Майнагашев Ю.М. – ХР Атказанган артисты, ХР Атказанган сәнгать эшлеклесе – А.М. Топанов исемендәге Хакасс милли драма театры.
6 нчы ноябрь – Ә. Еники – “Гөләндәм туташ хатирәсе”, спектакльнең режиссеры – Заһидуллин Р.М. – баш режиссер, РФ Атказанган артисты, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар