Тукай музеенда элекке заман рухы саклана
“Шамил йорты”нда урнашкан Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды. Объектны яңарту белән Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе шөгыльләнде. Реставрация эшләре бер ел буен...
“Шамил йорты”нда урнашкан Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды. Объектны яңарту белән Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе шөгыльләнде. Реставрация эшләре бер ел буена сузылды, ә аңа кадәр проектның документациясе әзерләнде.
“Эш барышында бинаны элек ничек булган, шулай саклап калырга тырыштык. Яңартылган музейда бердәнбер яңа элемент – мәрмәр идәннәр. Элек алар урынында плитә һәм агач идәннәр иде. Әлбәттә, Шамил заманында мәрмәр идәннәр булмаган. Без моны янгын куркынычсызлыгын күздә тотып эшләдек. Бу - янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең төп таләбе иде”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге мөдире Майя Морозова.
Бинада элеккеге заман рухын саклап калу өчен музей хезмәткәрләре архив документлары һәм фотосурәтләрне кулланганнар.
Комментарийлар