Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Фәтхетдинов: «Элиталы татар мәктәбе ачу хыялы белән яшәүчеләр бар»

Татарстан халык артистының 30 нчы концерт сезоны программасындагы төп темаларның берсе — милли мәктәпләр проблемасы. Бу хакта Салават Фәтхетдинов журналистлар белән очрашу барышында әйтте. Җырчы әйтүе...

Татарстан халык артистының 30 нчы концерт сезоны программасындагы төп темаларның берсе — милли мәктәпләр проблемасы. Бу хакта Салават Фәтхетдинов журналистлар белән очрашу барышында әйтте. WhatsApp Image 2018-07-19 at 15.53.20


Җырчы әйтүенчә, Татарстанда элиталы милли мәктәпләр булдыру идеясе белән яшәүче милләттәшләр бар.


«Бер дустым бар. Ул бай, зур кеше, үзенең йортын татар милли мәктәбенә бирергә әзер. Бу кайчан булыр, белмим. Хәзер дустым әлеге мәсьәләнең юридик ягы белән кызыксына. Мондый хыял белән яшәүчеләр күп», — дип белдерде ул.

1 нче августта Салават Фәтхетдиновның 30 нчы концерт сезоны старт ала. Аның программасы «Күңел көзгесе» дип аталачак. Артист сәхнәдә репертуарындагы 600дән артык җырның 30ын башкарачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ