Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татмедиа» журналларының баш мөхәррирләре Ижау шәһәренә сәяхәт кыла

Удмуртия Республикасының Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А.Н.Воронцов Татарстаннан бертөркем татар журналларының баш мөхәррирләрен 1-2 декабрь көннәрендә Ижау шәһәренә чакы...

Удмуртия Республикасының Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А.Н.Воронцов Татарстаннан бертөркем татар журналларының баш мөхәррирләрен 1-2 декабрь көннәрендә Ижау шәһәренә чакырды. Татарстан делегациясе өчен Ижау татарлары тарафыннан бик күп чаралар планлаштырыла.


 

Журналистларны Г. Тукай исемендәге 6 нчы гимназия укытучылары каршы алды. Биредә балалар белән бик җанлы, иҗади очрашу үткәрелде. Гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтовага милли мәгарифне саклауда һәм үстерүдә керткән өлеше өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.


Бүген көн дәвамында  А.Н.Воронцов тарафынан түгәрәк өстәл утырышы оештырылачак. Анда мәгариф министры урынбасары Пластинина Л.В., милли сәясәт министры урынбасары Л.Ю.Соковикова, мәдәният һәм туризм министры урынбасары П.П.Данилов һәм Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Э.В.Касимовның катнашуы көтелә. Шулай ук татар милли балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә кереп чыгу планлаштырылган. Кич белән баш мөхәррирләр «Яңарыш» газетасы активистлары белән очрашачаклар.


balalar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ