Логотип Магариф уку
Цитата:

Шамил Садыйков «Мәгариф» авторлары белән очрашты

«Мәгариф» — иң тәрбияле, иң кирәкле журналларның берсе, дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Җитәкче «Мәгариф» журналы редколлегия утырышында  катнашучыларны сәламләде.«Татмед...

«Мәгариф» — иң тәрбияле, иң кирәкле журналларның берсе, дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Җитәкче «Мәгариф» журналы редколлегия утырышында  катнашучыларны сәламләде.
«Татмедиа» агентлыгында узган утырышта 106-еллык тарихы булган олпат җурналның даими авторлары, редколлегия әгъзалары катнашты.  Шамил Садыйков педагогларга җылы теләкләрен җиткерде һәм «Мәгариф» алдында куелган бурычлар турында әйтте.
—  Иң төп бурыч — укытучыларга ярдәм итү, мәгариф системасында татар җанлы балаларны тәрбияләү, туган телне өйрәтер өчен. Заманалар, методикалар үзгәреп тора. Китапның чыгару циклы зур, ә җурналныкы — бик кыска. Бу үзгәрүчән, уңайлы инструмент. Әгәр дә без ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак телгә килеп, укытучыларның мәнфәгатен аңлый алсак, бу бик файдалы булыр иде, дип уйлыйм, - диде генераль директор.

Шамил Садыйков журналда укытучылар белән кире элемтә булдырырга кирәк дип саный. Шулай ук ул Татарстанның алдынгы укытучыларының «Мәгариф» редколлегиясенә керүе дә яхшы булыр иде дигән фикердә.  Журналның укытучыларга ничек ярдәм итә алуын ачыклау мөһим. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ