Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәр – кулдагы алтын беләзек

Рания Рәсим кызы ХӘЙРУЛЛИНА,  Әлмәт районы, Тайсуган төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш – 7 ел    Һөнәрсез кеше  айсыз төнгә тиң. Бу дөньяда яшәгән  һәр адәми зат һөнәрле һәм үз...

Рания Рәсим кызы ХӘЙРУЛЛИНА, 
Әлмәт районы, Тайсуган төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик эш – 7 ел   
Һөнәрсез кеше  айсыз төнгә тиң. Бу дөньяда яшәгән  һәр адәми зат һөнәрле һәм үз һөнәренең остасы булып яшәсә, барчабызга да яшәве күпкә җиңел  һәм  рәхәт булуын күз алдыгызга китерегез әле.
Бүгенге көндә җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк, ә аның син сайлаганы   үзенә бер хәзинәгә тиң булырга тиеш.  Шуңа күрә,  кече яшьтән үк балаларны сәләтләренә, мөмкинчелекләренә карап, нинди дә булса юнәлештә  үстерергә кирәк. Бу эшне, әлбәттә, әти-әни  үзләре генә башкарып чыга алмый, аларга баланың остазы, мөгаллиме белән  берлектә эш алып бару отышлырак булыр кебек.
Әлеге эшчәнлек турында сүз алып барганда, игътибарны  авыл укытучысына, авылда белем бирүче остазларга юнәлтәсе килә. Чөнки шәһәрнекеләрдән аермалы буларак, авыл укытучысы белән аның укучысы арасында булган мөнәсәбәтләр бик якын,  тыгыз, үтә дә җылы булуы мәгълүм. Шул нисбәттән, һөнәр сайлаганда авыл укытучысының йогынтысы зур булуын аңлыйбыз, ләкин укытучы гына да түгел, җәмәгать оешмалары үз өлешләрен кертеп, һөнәр сайлауда ярдәм итәргә тиеш дигән фикердә мин.  Татарстан Республикасында бу юнәлештә зур эш башкарыла дияр идем.  Бөтендөнья күләмендә үткәрелә торган   “WorldSkills” чемпионаты шуңа зур дәлил булып тора.  2019 елда ул  Казан шәһәрендә үткәреләчәк.  Укучыларның эшче һөнәрләрен  сайлавында “WorldSkills  Kazan 2019” чемпионатының әһәмияте зур   роль  уйныйячак. Чөнки чемпионатта катнашу зур әзерлек сорый.  Аның өчен айлар, еллар сарыф ителә, ә  иң мөһиме–мөмкинлеге, сәләте, теләге булган бик максатчан  яшьләр генә генә бу баскычка күтәрелә ала.
Укучыларга  50 дән артык эшче һөнәре тәкъдим ителә.  Аларга сәләтләрен  һәм  теләкләренен истә тотып  сайлап алырга кирәк. Әлеге чемпионатка әзерлек  дәверендә, укучы үзе дә сизмәстән  киләчәк тормышы өчен бик җитди булган адымны ясый - үз язмышын хәл итә.  Үз тормыш юлыңны сайлау, булачак  һөнәреңә әзерләнү -  бик җаваплы һәм җитди процесс. Ә “WorldSkills” чемпиоанаты  һөнәр сайлау, әйткәнемчә, җитди бер адым булып тора.
Эше барның гына ашы бар дигән  халкыбыз мәкалендә. Бу сүзләр белән һич тә килешми мөмкин түгел. Чөнки үз юлын, үз һөнәрен дөрес сайлаган шәхес кенә югары үрләр яулар, дәрәҗәгә ирешер.
Һөнәрләр күп:
Кем булсаң да.
Игенчеме, эшчеме?
Тик онытма бер нәрсәне
Хезмәт бизи кешене.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ