Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе яшәсә, тел дә, авыл да яши

Гөлүсә Фәрит кызы  ЗАРИПОВА,Яшел Үзән районы Бело-Безводный авылы мәктәбенең татар һәм инглиз теле укытучысыПедагогик эш стажы – 1 елБәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,Мөгаллимне олугъ күр...

Гөлүсә Фәрит кызы  ЗАРИПОВА,
Яшел Үзән районы Бело-Безводный авылы мәктәбенең татар һәм инглиз теле укытучысы
Педагогик эш стажы – 1 ел

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,


Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.


Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,


Уенга салмаса ихлас – менә бәхте аның шунда.


(Г. Тукай)


«Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр» - дигән фикеренә Гаяз Исхакый күпме тирән мәгънә салган. Әлеге фикердәге «хәзерге мәктәпнең вазыйфасы» дигән сүзләр һәр гасырга, бүгенге заманга, киләчәккә дә төгәл туры килә. Чөнки киләчәк буынның аңлы, белемле, мәгърифәтле булуы да, шул ук вакытта телне саклап калу проблемасы да бик мөһим һәм зур әһәмияткә ия.
Һәр татар баласы Әлифба ярдәме белән хәрефләр танырга; авазлардан иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, ә сүзләрдән җөмләләр төзеп укырга өйрәнгәндер. Кемдер мәктәпкәчә әле өйдә әби-бабай, әти-әни ярдәме белән гыйлем ишекләренә шакыса, бик күпләр мәдрәсә яки мәктәптә мөгаллимнәре ярдәмендә Әлифбадан башлап, тагын бик күп белем серләренә төшенгән,  анализлаган, хәтеренә сеңдергән. Туплаган белемнәр дөнья белән танышу йомгагының мәңге сүтелеп бетмәс, югалмас җебе булып, сузылып баралар. Һәркем белемгә вак адымнар белән атлыйдыр, беркем дә кызулап күңеленә салмыйдыр андый максатны.
Уку-укытуга бәйле үткәннең хәтер китабын ачып, аның битләрен актара башласаң, белем алу, мәгърифәт туплау турында күпме яңалык белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, Ш. Мәрҗәни, К. Насыйри, Х. Фәизханов, Ф. Кәрими, Г. Исхакый, Г. Камал, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, М. Гафури, Ш. Камал, Г. Ибраһимов һ.б. күренекле җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар, язучыларыбыз “Касыймия”, “Мотыгыя”, “Галия”, “Мөхәммәдия”, “Хөсәения” һ.б. мәдрәсәләрдә гыйлем туплаганнар, мәгърифәт серләренә төшенгәннәр. XIX-XX гасырларда белем учагы булып нәкъ менә мәдрәсәләр хезмәт иткән. XXI гасыр балалары исә, белем иле – мәктәпләрдә уку бәхетенә иреште. Дөрес, ул чорлардагы гыйлем белән, бүгенге заман укуларын чагыштырырлык та түгел, һәр чорның үз җыры дигәндәй,  дөнья казанында кайнаган вакыйгаларга ярашырга тырышып, корылган шартларга җайлашып, белемне дә кешелек нәкъ шулай туплый. Ул гына да түгел, белем туплау белән бергә тагын бер зур (бәлки мөһимрәк) максат та алга куела, ул – югары балларга имтиханнар тапшырып, кулга аттестат алу. Әлеге бик мөһим булган документны кулга төшерү өчен әлбәттә укытучының вазыйфасы бик зур. ТДИ яисә БДИ бирәсе предмет укытучысының көчле булуы, балаларга белемне җитәрлек дәрәҗәдә аңлата/өйрәтә белүе, бланкларны дөрес тутыру; А, B, C өлешләрен чишү тәртибе – барысы да укытучы өлешенә тия. Математика фәнен алсак, исәп-хисап, формула, теория-сызымнар; рус теле һәм инглиз телендә язу гына түгел, аудио тыңлап биремнәр чишү. Кайсы гына фән булмасын, һәрберсе зур һәм җитди әзерлек таләп итә. Һәм әлеге максатларга ирешү өчен нәкъ менә укытучы ярдәмгә килә.
Әлеге мәсьәлә үз янына тагын бер каршылыкны китереп бастыра: авыл мәктәпләре укытучысыз тормаса да, яшь укытучылар авылларга эшкә кайтырга бик ашыкмыйлар. Ничә ел эшләп тәҗрибә җыйган укытучылар янында, бер яктан, шулай ук тәҗрибә туплап калырга; икенче яктан, аларга алмашка килергә дә лаек яшь укытучылар кирәк бит.
Татар теленә кагылышлы мәсьәләне дә яктыртмый үтмәү мөмкин түгел. Авыл яшәгәндә тел дә яши. Яшь укытучыларны эшкә урнаштуры, кайтару берничә куянның колагын берьюлы тотарга ярдәм итә: авыл мәктәбендә эшләргә яшьләр була (димәк заманча методика, яңа перспективалар, оригиналь идеяләр), авыл мәктәбе яшәгәч – тел дә яши, яшьләр авылда булгач – яңа гаиләләр барлыкка килә һәм авыл да яши дигән сүз. Моны чишү юллары итеп, бәлки, авылда калучы яшь укытучылар өчен яшәү шарты, финанс-керем, яңа төрле программалар булдыру кирәктер. Ягъни авыл укытучысы өчен яңа перспективалар булдыру. Шул очракта яңалык артыннан авылда калучы, авылны һәм саклаучы һәм балаларга белем бирүче; укучыларга имтиханнарны югары балларга тапшырырга ярдәм итүче мөгаллим һәм мөгаллимәләр авылга тартылырлар. Укытучы абруе, бигрәк тә авыл укытучысының абруе шул вакытта яңа үрләр яулаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ