Логотип Магариф уку
Цитата:

Ураза гаете якынлаша

Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. 28 июльдә - Ураза гаете. Әлеге көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Төп бәйрәм чарасы Казанда Кол Шәриф мәчетендә узды...

Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. 28 июльдә - Ураза гаете. Әлеге көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Төп бәйрәм чарасы Казанда Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Гаетне иртәнге сәгать 5 туларга 10 минутта (4.50)  башлау һәм иртәнге сәгать 6 туларга 25 минутта (5.35) тәмамлау ниятләнелә.


Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. Иртәнге сәгать 5 туларга 10 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт вәгазь сөйләячәк.  5.20 дә гает намазы укыла, 5.30 да - хөтбә.


"Яңа гасыр" каналыннан Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляция 4 сәгать 40 минутта башлана.


"Яңа гасыр" каналы мөселманнарның күркәм бәйрәмен, иртән мәчеттә булу сәбәпле, туры эфирда карый алмаганнар, илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче кардәшләребез карасын һәм рухлансын өчен, кабатлап күрсәтәчәк.


Кол Шәрифтәге Ураза бәйрәме чарасы "Яңа гасыр"да шул ук көнне иртәнге сәгать унбердә кабатлап күрсәтелә. "ТНВ-Планета"дан иртәнге сәгать 12 тулып 15 минутта (12.15) карарга мөмкин.


ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ