Логотип Магариф уку
Цитата:

15 бала анасы бәхетлеме?

Бүген “Гаилә һәм мәктәп” журналы соңгы көннәрдә телевидение, газеталарда гапь куптарган, бик күпертелеп сөйләнгән азбалалыкка салым мәсьәләсе турында түгәрәк өстәл оештырды. Монда “Гаилә һәм мәктәп” ж...

DSC_0803Бүген “Гаилә һәм мәктәп” журналы соңгы көннәрдә телевидение, газеталарда гапь куптарган, бик күпертелеп сөйләнгән азбалалыкка салым мәсьәләсе турында түгәрәк өстәл оештырды. Монда “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең баш белгече Райхана Баһавиева һәм “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. “Дин буенча гаиләдә бала саны күбрәк булган саен яхшы. Шулай да дин күзлегеннән караганда, бала тулы гаиләдә туарга тиеш. Шунысын да онытмаска кирәк: бу дөньяга һәр бала үз ризыгы белән килә. Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан мондый закон кабул ителә икән, ир-атлар, ягъни әти кешеләр җаваплылыктан качмаслармы икән? ” - диде Рөстәм хәзрәт.


DSC_0805


“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова түбәндәге фикерләрне җиткерде: “Баланы табу гына түгел, баланы багу мөһим. Без һичшиксез элеккеге борынгыдан килә торган әхлак кануннарыбызны кайтарырга тиешбез. Бала алып кайта алмыйча тилмергән гаиләләребез дә шактый бит әле. Бу бит аларны әлеге салым белән ай саен авырткан җирләренә тиеп, кыйнап тору була түгелме? Балтачта булган вакытта 15 бала анасы Алсу ханым белән очрашкан идек. Мин аңа “Бик бәхетле син, Алсу, дигән идем. Шулчак “Кем белгән инде аны бәхетлеме икән”, дигән җавап алгач гаҗәпләнеп уйланырга мәҗбүр булдым”, - ди Кадрия ханым. Чыннан да, 15 балалы (тәрбиягә алынган балалар турында сүз бармый, балалар үзләренеке) гаиләдә яшәешнең ни дәрәҗәдә икәнен беркем дә белми, әлбәттә.


Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең баш белгече Райхана Баһавиева: “Бу безнең компетенциядәге мәсьәлә түгел. Шулай да, шәхсән мин үзем, әни кеше буларак, җаным-тәнем белән каршы бу законны кабул итүгә”.



Әлеге түгәрәк өстәл турында тулырак сез “Гаилә һәм мәктәп” журналының июнь санында укый аласыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ