Логотип Магариф уку
Цитата:

2016 елның икенче яртысы өчен абунәчеләребезне барлыйбыз

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналистлары Алабуга районы мөгаллимнәре белән очрашты.Игенчеләребез өчен генә түгел, журналистлар, шул исәптән «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләре өч...

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналистлары Алабуга районы мөгаллимнәре белән очрашты.


Игенчеләребез өчен генә түгел, журналистлар, шул исәптән «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләре өчен дә иң киеренке, җитди сынау чоры хәзер. Ник дигәндә, 2016 елның икенче яртысы өчен абунәчеләребезне барлыйбыз. Елның-елында икенче яртыеллык өчен матбугатка язылу кампаниясен үткәрү авыргарак туры килә. Халыкның җәйге чорда мәшәкатьләре бермә-бер арту галәмәте дә комачау итәдер инде. Шуңа да без, журналистлар, үз матбугат басмаларыбызның абруен күтәрү, абунәчеләребезне саклап калу максатында һәртөрле чараларны эшкә җигәргә тырышабыз. Төрле акцияләр игълан итү дисеңме, журнал укучылар белән иҗади очрашулармы...


алабуга гомуми


Алабугадагы 9 нчы урта мәктәп базасында район мәктәпләре директорлары, аларның милли эшләр буенча урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре, матбугатка язылуны оештыру өчен җаваплы китапханәчеләр катнашында узган җитди сөйләшү дә татар телендә нәшер ителүче «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф. Татар теле» кебек педагогик басмаларга язылу кампаниясен ничек уңышлы төстә оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә багышланды. Бу өлкәдә уйланырлык нәрсә бар.


Гомер-гомергә мәгърифәтле, үзендә үк бай традицияле педагогия институты булган меңьеллык тарихлы Алабуга районының «Мәгариф» журналына язылу буенча республика рейтингында соңгы дистә елда 44 район арасында ахыргы урыннарның берсен биләп торуы гаҗәп тә, кызганыч та. Бу хәл район мәгариф идарәсе җитәкчеләрен һәм белгечләрен дә борчымый калмаган, әлбәттә. Бергәләп тырышкач, узган подписка йомгаклары буенча район рейтингтагы күрсәткечен ун баскычка яхшыртты. Хәзер Алабуга районы «Мәгариф»кә язылучылар саны буенча республикада 30 нчы урында. Тик әле бу да һич канәгатьләнерлек түгел. Бөтен районга нибары 70 данә «Мәгариф» журналы килә. Югыйсә, Алабуга районы мәктәпләрендә татар теле укытучылары гына да 131 кеше. Бер Алабугадагы 10 нчы урта мәктәптә генә дә 110 укытучы исәпләнә. Бөтен районга нибары 24 данә «Гаилә һәм мәктәп» журналы килә. Димәк, Алабуга төбәгендәге күпме гаилә бу журналда балалар тәрбияләүнең актуаль проблемаларын яктырткан язмаларны уку мөмкинлегеннән мәхрүм кала дигән сүз.


тахир абый алабугаРайон мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Исмәгыйль улы Зарипов та үз чыгышында мондый хәлнең Алабуга мөгаллимнәрен һич тә бизәмәвен билгеләп үтте, бу хәлне төзәтү юнәлешендә бергәләп конкрет чаралар күреләчәгенә ышандырды. Очрашуда катнашкан «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов үзләре эшләгән педагогик басмаларның иҗади планнары белән таныштырдылар. Соңыннан «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» җурналларына 2016 елның беренче яртысында аеруча нәтиҗәле эшләгән Алабугадагы 10 нчы һәм 9 нчы урта мәктәп коллективларына, китапханәчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.


Таһир Сабирҗанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ