Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф. Татар теле (декабрь, 2025 ел)

«Мәгариф татар теле» журналының декабрь ае саны – ярты гасырга якын гомерен фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлаган шәхесләр – педагогика фәннәре докторлары, профессорлар, Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре, Татарстанның атказанган укытучылары – Чулпан һәм Фираз Харисовлар белән әңгәмәдән башланып китә. Соңрак төрле институтларда эшләүче галимнәребезнең милли мәгариф өлкәсенә караган файдалы язмалары урын алган. Биредә «Урта һәм югары сыйныфлар өчен яңа буын «Туган (татар) телдәге әдәбият» дәреслекләре», «Әдәбият дәресләре өчен дидактик материаллар», «Татар теле дәресләрендә милли-мәдәни компонентны Каюм Насыйри иҗаты нигезендә куллану» кебек язмалар белән таныша аласыз.

«Һөнәри тәҗрибә» рубрикасында алдынгы укытучыларыбызның «Укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру буенча комлекслы биремнәр», « Һөнәри компетентлык һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә «Тапшырылмаган хатлар» әсәренең роле », «Сәлам иленә» сәяхәт» кызыклы методик язмалары тәкъдим ителә. Моннан тыш, һәрвакыттагыча журналыбызда иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә бирелгән.

 

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ