Логотип Магариф уку
Цитата:

Алмаз Хәмидуллин: «Башка шәһәрләрдән эшкә чакыру килде...»

Күптән түгел «Россиянең ел укытучысы – 2017» бәйгесенең ахыргы этабы узды. Татарстан данын яклап, Алмаз Хәмидуллин, Казан шәһәренең 2 нче лицейның математика укытучысы, чыгыш ясады. Бәйге барышы артын...

Күптән түгел «Россиянең ел укытучысы – 2017» бәйгесенең ахыргы этабы узды. Татарстан данын яклап, Алмаз ХәмидуллинКазан шәһәренең 2 нче лицейның математика укытучысы, чыгыш ясады. Бәйге барышы артыннан  барыбызда актив күзәтеп бардык, ә нәтиҗәләрне әйткәндә ахыргы чиккә кадәр безнең егетебез «Бәллүр пеликанны» алыр дип өметләндек. Җиңүче булмаса да, ул бишлеккә керә алды. Татарстан өчен бу зур дәрәҗә.


Чыганак: mon.tatarstan.ru Чыганак: mon.tatarstan.ru

Бик авыр булганын укытучы яшерми. “Көнгә бер-бер атлы берничә сынау уздык. Әлбәттә, укытучылар өчен зур психологик йөкләнеш булды”, – ди Алмаз Хәмидуллин. Ә укытучының шәхсән үзе өчен иң авыры мастер-класс булган: “Мастер-класска әзерләнер өчен ике көн бирелде, ә әлеге сынау – бәйгенең төп өлеше, шуңа күрә бик җентекләп әзерләнергә кирәк иде”.


Авыр кырыенда җиңеле дә булырга тиеш бит. Татарстан лауреатына аеруча “Педсовет” өлеше күңеленә яткан.  "Педсовет"та без хезмәттәшләр  белән бергә, түгәрәк өстәл артына  җыелып, мәгариф системасына караган сораулар буенча фикерләр алыштык.  Җылырәхәт аралашу булды”, – дип билгеләп үтте ул.


Әлеге бәйгенең уңай якларының берсе – ул талантлы,  яшь укытучыларны бергә җыеп, аларны бер-берсе белән таныштыра. Алмаз Хәмидуллин Санкт-Петербург укытучысы белән дуслашкан, "хәзерге көндә тыгыз бәйләнештә торабыз", – диде яшь математик.


Шулай ук җиңүче киләчәккә планнары белән дә бүлеште: “Башка шәһәрләрдән эшкә чакыру килде. Әмма ансы турында соңрак уйлармын. Хәзер без Татарстанда математика буенча БДИга, олимпиадаларга әзерләнү өчен мобиль центр ачырга планнаштырабыз. Ул шулай ук башлангыч сыйныф укучыларына ярдәм итә алачак. Онлайн режимда да, укучы белән бергә дә эшләргә уйлыйбыз”.


Киләсе елга оештыручыларга онлайн-тавыш бирү системасын кертергә тәкъдим итәр идек. Бу чын-чынлап нәтиҗәләрне үтә күренмәле итәчәк.


Алмаз Хәмидуллинны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

 Ильяс Баһауов


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без Алмаз белән горурланабыз. Энгель Фәттахов вакытында шундый кешеләрне күрергә һәм үсәргә мөмкинлек тудырырга тиеш. Шул вакытта арабызда ир-ат укытучылар артыр иде. Автор: Сөмбел Таишева

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алда тагын да зуррак җиңүләр көтсен Сезне, Алмаз! Котлыйбыз! Автор: Алсу

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ