Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу Хәсәнова исемендәге премия ияләре мәгълүм булды

12 майда Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йортында Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең тәүге ияләре игълан ителде. Әлеге исемгә "Татар-информ"нан Лилия Локманова һәм "Әтнә Таңы"ннан Гөлүсә Батталова л...


12 майда Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йортында Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең тәүге ияләре игълан ителде. Әлеге исемгә "Татар-информ"нан Лилия Локманова һәм "Әтнә Таңы"ннан Гөлүсә Батталова лаек булды. Махсус буләк ТНВ журналисты Ләйсән Сабировага бирелде.


Хатын-кыз исемен йөрткән бердәнбер премияне “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы гамәлгә куя.


Авыр чирдән соң вакытсыз арабыздан киткән журналист Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең максаты -  журналистика өлкәсендәге аерым бер проблеманы яктырткан язмалары, материаллары белән, шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлеге белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә, көн кадагына суга торган милли, социаль, гуманитар, мәдәни проблемаларны хәл кылуга ярдәм итүче талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм бүләкләү; проблемалы журналистика өлкәсе буенча махсуслашкан журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.


Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә эшләп, милли телдә язучы 20-35 яшьтәге профессиональ журналистлар катнаша алды. Алсу Хәсәнова исемендәге премияне дәгъва кылуга кандидатларны массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар, авторлар үзләре, шулай ук бәйгене гамәлгә куючылар тәкъдим итәргә мөмкин иде.


Бәйгене гамәлгә куючылар җиңүчеләрне билгеләү өчен Журналист премияләре буенча комиссия (алга таба – Комиссия) оештырып, аның составын раслаган.


Комиссия әгъзалары үзләре эшли торган массакүләм мәгълүмат чараларыннан яки үзләре белән бергә эшләүче журналистлардан бәйгегә алынган хезмәтләр буенча тавыш бирә, алар буенча фикер алыша алмаган.


Бәйге ике номинация буенча үткәрелде: басма һәм интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язмалар сериясе өчен; радио һәм телевидениедә иң яхшы материаллар сериясе өчен.


Әлеге иҗади хезмәтләр Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең тормышта мөһим проблемаларын хәл кылуга ярдәм итәргә тиеш.


Җиңүчеләр Комиссия әгъзаларының ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

Бәяләү критерийлары: игълан ителгән темаларны яктыртуда һөнәри осталык, авторның иҗтимагый активлыгы, авторның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсе.


Ике номинациянең һәркайсы буенча бәйге җиңүчесенә истәлекле символ һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Җиңүчеләр турында мәгълүматлар “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы сайтларына да урнаштырылачак.


Мәгълүмат өчен: Алсу Хәсәнова 1978 елның 21 мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. Ун елдан артык "Ватаным Татарстан" газетасында эшли. Башлыча, мәдәният дөньясы, сәхнә тормышы, әдәбият турында яза. Аның очерклары, хикәяләре, нәсерләре даими рәвештә «Сөембикә», «Идел» журналларында басылып тора. 2015 елның апрелендә яман шеш авыруыннан вафат була. Аның вафатыннан соң Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең президиум утырышында Алсу Хәсәнова исемендәге премияне булдыру тәкъдиме кабул ителә.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ