Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районы мәгариф идарәсендә –  яңа җитәкче

Яңа уку елы алдыннан Арча районы мәгариф идарәсендә җитәкчелек алмашынуы турында алдан язган идек.  Район мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп моңа кадәр районның Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директоры вазифа...

Яңа уку елы алдыннан Арча районы мәгариф идарәсендә җитәкчелек алмашынуы турында алдан язган идек.  Район мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп моңа кадәр районның Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директоры вазифасын башкарган Ибраһимов Алмаз Ринат улы билгеләнде.


36079 (1)


Алмаз Ринат улының 20 еллык педагогик стажы бар, “Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Моңа кадәр эшләгән җитәкче Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефар улы Түбән Мәтәскә мәктәп директоры вазифасына күчерелә.


Шунысын да әйтеп узарга кирәк: Арча районы  безнең журналларга язылучылар арасында беренчеләр рәтендә. Әйтик, 2017 елның икенче яртыеллыгына “Мәгариф”кә язылу  йомгаклары буенча районнар рейтингында республикада 44 район арасында Арча районы 4 нче урында.  Нәтиҗәдә, 2016 ел 1 нче яртыеллыгы белән чагыштырганда, район 12 баскычка күтәрелгән.  Район мәгариф хезмәткәрләре  346 данә “Мәгариф”, 367 данә “Гаилә һәм мәктәп” журналы  алдырачак.


Алмаз Ринат улына уңышлар телибез, алга таба да үзара хезмәттәшлек сүрелмәс дип ышанабыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ