Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” дип исемләнгән марафон үтте (ФОТО)

Апрель...Апрель дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. Шуңа күрәдер, мөгаен, апрель аен зур дулкынлану белән көтеп алабыз. 16 апрельдә Арчада “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” дип исемләнг...

Апрель...Апрель дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. Шуңа күрәдер, мөгаен, апрель аен зур дулкынлану белән көтеп алабыз. 16 апрельдә Арчада “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” дип исемләнгән марафон үтте. Район бик күп кунаклар кабул итте.


Марафонны 7 нче мәктәптә “Туган тел, тәндә-җанда калсын, ана сөте булып гомергә” шигаре белән башлап җибәрделәр. 2 нче мәктәп эстафетаны “Син минем тере тарихым, Син минем киләчәгем!” дигән чара белән дәвам итте. Күңелләрне җилкендереп, балачакка юлны “Тукай, Тукай, Синең әкиятләрне укый, Туган халкым әле бүген дә!” дип чакырып, 3 нче мәктәп кунакларны тагын бер кат Тукай әкиятләренә алып кайтты. Арча   шәһәренең 1 нче урта мәктәбе коллективы “Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы” шигыре юллары ярдәмендә Тукайның үсмер чакларын сурәтләде.


марафон 2


Марафонны Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте дәвам итте. “Әммә ләззәтле дә соң яшерен сөю, яшерен газап” дип, алар Тукайның яшьлек елларын гәүдәләндерде. Аннан кунакларны 5 нче гимназия коллективы “Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген” шигаре белән сәламләде. Халкыбызның җырлары, биюләре белән кунакларның күңелен күтәрде.


зыятов марафон1


Арча үзәгендә марафонда катнашучыларга йөгерешчеләр кушылды. Арча үзәгендә оештырылган мәйданчыкта Тукай рухы яд ителде, иҗатына мәдхия укылды. Марафонда катнашкан һәр кешенең күңелендә чиксез шатлык, бәйрәм рухы, якташыбыз белән горурлану хисләре чагыла иде. Марафон флешмоб белән тәмамланды.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ