Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты республика буйлап «сәяхәткә» чыгачак

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей проекты тәкъдим ителде. Чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тукайчы галимнәр һәм иҗат әһе...

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей проекты тәкъдим ителде. Чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тукайчы галимнәр һәм иҗат әһелләре катнашты.
Әлеге белем бирү проекты төрки халыкларның мәдәниятына һәм әдәбиятына зур өлеш керткән татар халык шагыйре, тәнкыйтьче һәм журналист Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдыра. Ул Татарстанның белем бирү һәм мәдәният оешмаларында күргәзмә оештыруны, экскурсияләр һәм төрле чаралар үткәрүне үз эченә ала.


 

Проект беренче тапкыр бу елның 19 августында Мәскәүнең Халыкара музыка йортында тәкъдим ителде.


Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли архивы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондларында сакланган документлар һәм фотосурәтләр урын ала. Алар егерме планшетка урнаштырылган. Шулай ук биредә Г.Тукай талантының күпкырлылыгын, тормыш фәлсәфәсен чагылдырган шигъри юллары да бирелгән.


Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова: «Быел Г.Тукай әдәби музее оештырылуга 30 ел тула. Бүгенге көндә әдәби музеебыз киңкырлы эшчәнлек алып бара: ул актив рәвештә мәктәпләр белән эшли. «Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты күчмә күргәзмә буларак та эшләячәк. Ул республиканың белем бирү һәм мәдәният оешмалары, төрле учреждениелар буйлап «сәяхәткә» чыгачак», - дип белдерде.


Чарада шулай ук Милли музей генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Юрьевна Измайлова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Миркасыйм улы Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясады. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артем Пискунов, Резеда Сәлахова, «Болгар кызлары» вокал триосы, 26 нчы музыка мәктәбе укучысы Таисия Голубева Г.Тукай шигырьләрен һәм җырларын башкарып, бәйрәмгә ямь өстәделәр.


Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының беренче урынбасары Эльвира Камалова ТР Хөкүмәте исеменнән Г.Тукай әдәби музеена Рәхмәт хаты тапшырды.


Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ