Логотип Магариф уку
Цитата:

Азкомплектлы мәктәпләрне япмаячаклар

Кичә Чабаксар шәһәрендә башланган авыл укытучыларының илкүләм җыелышында Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мөгаллимнәрне сөендерерлек шактый фикерләр әйтте. Бу хакта “Учительская газета”...

Кичә Чабаксар шәһәрендә башланган авыл укытучыларының илкүләм җыелышында Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мөгаллимнәрне сөендерерлек шактый фикерләр әйтте. Бу хакта “Учительская газета” хәбәр итә.


Министр сүзләренә караганда, башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр базары “чистартылачак”, мөгаллимнәр исә нибары өч документ – сыйныф журналы, көндәлек һәм укыту программасын гына тутыра башлаячак. Моннан тыш, министр укытучыларга әти-әниләр белән дә эшләргә кушты. “Бүген мәктәпләргә әти-әниләре авыр 90нчы елларда үскән балалар килде. Ул чорда белем бирүдә дә күпмедер дәрәҗәдә тайпылышлар булган. Һәр мәктәпнең әти-әниләр белән мөнәсәбәте регламентын эшләргә кирәк”, – ди Ольга Васильева.


Сүз уңаеннан, яңа министр безнең якташ. Тумышы белән Бөгелмә шәһәреннән. Ул – Россия тарихында мәгариф министры булган беренче хатын-кыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ