Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакай укучылары кытай телен өйрәнә башлаган

Кытай белән икътисади элемтәләр соңгы елларда аеруча ныгыды, бу исә аның теле белән кызыксынуны да арттырды. Казан мәктәпләрендә кытай грамматикасы берничә ел дәвамында укытыла инде. Ә район җирлекләр...

Кытай белән икътисади элемтәләр соңгы елларда аеруча ныгыды, бу исә аның теле белән кызыксынуны да арттырды. Казан мәктәпләрендә кытай грамматикасы берничә ел дәвамында укытыла инде. Ә район җирлекләрендә кадрлар мәсьәләсе белән хәл катлаулырак. Әмма азнакайлылар бу яктан бәхетле - муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча гимназия базасында факультатив дәресләр оештырылды, диелә төбәкнең «Маяк» газетасында.


 
6822

Курсларны Казан федераль университетының Көнчыгыш институтын тәмамлаган, Кытай, Корея, Мальтада зур стажировка үткән үз якташабыз Айгөл Әхмәтова укыта. «Бүген 18 укучы кытай телен өйрәнә. Материалны яхшырак үзләштерсеннәр өчен дәресләрне 5-8 кешелек төркем белән уздырам», – ди ул.


Балалар кытайча сөйләшергә, язарга өйрәнеп кенә калмыйлар, әлеге дустанә илнең тарихы, мәдәнияте белән дә танышалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 5-11 нче сыйныфлар өчен кытай теле буенча бушлай үткәрелә, диелә район газетасында.


«Татар информ» МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ