Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач урта мәктәбе укучылары нигә КАИны үз итә?

Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан Балтач урта мәктәбе базасында 2011 елдан бирле ел да «Фәнгә – адымнар» дигән фәнни-гәмәли конференция үткәрү гадәткә кергән. Аларда моңарчы бары тик Балтач район...

Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан Балтач урта мәктәбе базасында 2011 елдан бирле ел да «Фәнгә – адымнар» дигән фәнни-гәмәли конференция үткәрү гадәткә кергән. Аларда моңарчы бары тик Балтач районының үз укучылары гына катнаша иде. Быелгысына тәүге тапкыр буларак республикабызның төрле төбәкләреннән фәнне киләчәктә тормыш кыйблалары итеп сайларга җыенган йөздән артык укучы үз эзләнүләрен тәкъдим итте. Аның эшендә якташлары – академик, техник фәннәр докторы Әхмәт ага Мазһаров катнашуы хәм чыгыш ясавы конференцияне тагын да җанландырып җибәргәндәй булды. Әлеге фәнни форумда биология, математика, тарих һәм туган якны өйрәнү, физика һәм техник иҗат, химия, декоратив-гамәли сәнгать, география һәм экология, рус әдәбияты секцияләре эшләде.


20171213_150621Быелгы конференциянең фәнни яктан шактый нәтиҗәле оештырылуын Әхмәт ага үзе дә чыгышында ассызыклап үтте. Укучыларда фәнгә кызыксыну уяту, киләчәк һөнәрләрен дөрес сайларга булышлык итү  бу чараның төп максаты иде. Әйтик, «Физика һәм техник иҗат» секциясендә «Универсаль станок» дигән темага чыгыш ясаган Балтач урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Камил Гарәфетдинов (фәнни җитәкчесе – физика укытучысы Мөнир Гафаров) I дәрәҗә дипломга лаек булды. IMG-20171214-WA0023Камилнең бу – беренче уңышы гына түгел иде инде. «Мәгариф» журналы Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә уздырган бәйгеләрнең узган елдагысында иң күп балл җыеп, абсолют җиңүче дип  табылган һәм аңа «Татарстанның 2017 елгы иң яхшы яшь кулибинчысы» дигән мактаулы исем бирелгән иде. Димәк, егетебез техник эзләнүләр юлында ышанычлы адымнарын ясый. Киләчәктә ул, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, укуын Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты-Казан авиация институтында дәвам иттерергә ниятләп тора. Шулай булмыйча, ди?! Балтач урта мәктәбе мөгаллимнәре балаларның техник иҗатка булган сәләтләрен үстерү максатында, чын мәгънәсендә, җиң сызганып эшли беләләр. Югары квалификация категорияле физика укытучысы Мөнир Габделхәй улы Гафаров җитәкчелегендәге «Радиотехника» тугәрәге эшчәнлеге генә дә күпләрне кшнләштерерлек. Өстәмә белем бирү юнәлеше буенча конкурста катнашып откан 1 млн.сум  күләмендәге грант акчасына радиотехника, авиомодельләштерү,  робототехника, картинг түгәрәкләренә кирәкле җиһазлар кайтартты алар. Балтач урта мәктәбенең техник иҗатка һәвәс күп кенә укучылары «ХХI гасыр Кулибиннары», «Фәнгә – адымнар»», «Нобель өметләре», «КАИ – тормыш өчен канатлар», «20 иң яхшы идея» кебек республика күләмендәге  конкурсларда катнашып. җиңүчеләр һәм призерлар булды. IMG-20171214-WA0020


Югары уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә тора алар. Нәтиҗәдә, күпләре халык телендә зур горурлык белән йөртелә торган КАИны сайлый.  Төрле конкурсларда җиңү, бигрәк тә «КАИ – тормыш өчен канатлар» дигән фәнни-гамәли конференциясендә жиңү, әлеге уку йортына укырга кергәндә өстәмә 10 балл өсти.


https://www.youtube.com/watch?v=L--fEzxeLZs

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ