Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтачта укучылар өчен экологик конференция узды

Экологик конференция Бөрбаш җирлегендә үтә дигәч тә, башка “Семинарны изге җиргә билгеләгәннәр икән!” - дигән уй килде.Ни өчен Бөрбаш авылы минем күңелемдә матур хисләр уята соң?Җөмһүриятебездә яшәүче...

Экологик конференция Бөрбаш җирлегендә үтә дигәч тә, башка “Семинарны изге җиргә билгеләгәннәр икән!” - дигән уй килде.


Ни өчен Бөрбаш авылы минем күңелемдә матур хисләр уята соң?


Җөмһүриятебездә яшәүче һәркем бу авылда Җәлил хәзрәт гомер итүен беләдер. Аның киң карашлы,  зур вазифа башкаручы абруйлы шәхес икәнен әйтеп тормасам да, аңларсыз.


Мәктәп директоры Гүзәл Галимулла кызы Бариева белән очрашып сөйләшсәгез дә, мәгърифәтлелек, киң күңеллелек, эчкерсезлек, гадилек, сөйкемлелекнең үрнәген күрерсез. Шундый югары үрләр яулаган ханымның эш-гамәлләренә, үз-үзен тотышына соклану хисләре туар.


Элеккеге мәктәп директоры Тәнвир абыйга да нәкъ шуный сыйфатлар хас.  Бөрбаш мәктәбендә үткәрелгән семинарларда очрашкач, олы кешенең кече күңелле, һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы булуы  шаккатырган иде.


DSC_0606 DSC_0617


Укытучы булып эшли башлагач та, иң беренче заманча технологияләр кулланып үткәрелгән дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур ападан карап, тәҗрибә тупладым. Ачык дәрескә компьютерда тест төзү өчен, информатика мөгаллиме Фоат абый ярдәм итте. Әлеге үрнәк эш-гамәлләрегез, безгә биргән файдалы киңәшләрегез, ярдәмегез өчен йөрәк түрендә Сезгә иң җылы рәхмәт хисләрен йөртәм.


Сәнгатьне аңлый белә торган халык яши биредә!


15-20 ел ечендә 2 тапкыр фольклор күренешен сәхнәләштереп, шушы авыл мәдәният йортында чыгыш ясарга туры килде. Шыгырым тулы залны күргәч, шушы җирлек халкына зур хөрмәт хисләре туды.


Куллары алтын кешеләр дә биредә гомер итә бит!


Берничә ел элек капкага кую өчен башка осталар ясарга кыенсынган матур бизәкләрне Рамил Шәйхетдинов ясап бирде. Ә менә тузан суырткыч ватылгач та, шул ук Бөрбаш авылыннан Нәҗип абыйга мөрәҗәгать итәсе булды. Районыбызның иң тиңдәшсез осталары да биредә яши икән бит!


Конференциянең иң беренче өлеше Бөрбаш мәдәният йортының  китапханәсендә башланып китте. Мәдәния йорты баскыч төбендә үк, килгән һәрбер кунакны сәламләп, Бөрбаш мәктәбе укучылары ипи-тоз белән каршы алдылар. Районыбыз мәктәбенең иң булдыклы укучылары безнең алда эзләнү эшләре белән чыгышлар ясадылар. Шуннан соң без шушы җирлеккә керә торган Бөрбаш Сәрдегәне авылына юл алдык. Анда без зәвык белән эшләнгән чишмәләргә сәяхәт кылып йөрдек. Һәрбересе үзенчәлекле итеп эшләнгән  чишмәләр һәркемдә матур хисләре тудырды. Булдырганнар, сәрдегәнлеләр, афәрин!  Мондый изге эшегез өчен Сезгә сокланмый һич мөмкин түгел!


Әнә тау битеннән ургып чыгучы- Мулла, Байлар, Сәйфулла, Нурзидә чишмәләре- һәрберегезгә рәхмәт әйткәндәй, челтер-челтер тавышлар чыгарып, җырлый-җырлый иреккә ургыйлар.


Авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Шәмси улы - Галимовлар гаиләсенә, Рәшит Муллагали улына, Галимуллин Илдарлар кебекләргә зур рәхмәт хисләрен җиткерде.


Бөрбаш Сәрдегәне авылында туып үсеп, бүгенге көндә Биектауда яшәүче “ГЛАФстрой” оешмасы җитәкчесе Габделнур Хөсәеновның чишмәләрне төзекләндерүдә күрсәткән зур ярдәме өчен, авыл халкы аңа аеруча рәхмәтле.


Габделнур әфәнде авыл башында саркып кына чыгучы 7 чишмәчекне берләштергән яңа чишмәгә нигез салган. Чишмәне иң кадерле кешесе - әнисе Нурзидә исемен куйган.DSC_0646 DSC_0645


Әлеге чишмә янында без Нурзидә апаның үзен дә күрү бәхетенә ирештек. Игелекле балалар тәрбияләп үстерүче анага һәркем зур хөрмәт, соклану белән карады. Бүгенге көндә дә ире белән пар канатлы булып гомер итүче хөрмәтле Хөсәеновлар гаиләсенә озын, бәрәкәтле гомерләр телисе кала. Сезнең алда түбәнчелек белән башны иябез мөхтәрәм изге затларыбыз!


Нурзидә апа бу чишмәнең ничек барлыкка килүен безгә тәфсилләп сөйләп бирде. Иң элек ул сүзен үзенең улының тырыш хезмәтен мактаудан түгел, ә авыл халкына рәхмәт әйтүдән башлады: “Тырыштылар, бик зур көчләр керде. Бөтен авыл булышты, ярдәмнәре бик зур булды... Элек бу чишмә дә түгел, сазлыклы җир иде. Элекккеге заманнарда бу киндер күле булган. Анда киндер батыра торган булганнар. Әнә шул сазлыкны бетереп, чишмә ясалды. Бер генә улактан килсә, суы аз була дип, 7 улакны берләштергәч, мул сулы чишмә килеп чыкты.”



“Күмәк көч таулар күчерә!”- дип юкка гына әйтмәгән халкым. Чишмә яннарында тулы бер ял итү урыннары пәйдә булган. Һәрберсе янында, утырып ял итәр өчен, эскәмияләре дә ясалган, сусаганнарга  суыннан авыз итү өчен чүмече дә бар. Яннарында төрле төстәге чәчәкләр күзне иркәли.


Нурзидә чишмәсе янында шалаш, җил тегермәне, сиртмәле кое, элеккеге заманнардагы агач басма, яңа гына өйләнешкән яшь парларның йөрәк серләрен яшергән мәхәббәт йозакларын күрергә мөмкин. Матурлык, Тереклек, Яшьлек, Сафлык, Изгелек, Туган җир кадере кебек уйлар бөтерелә иде ул чакта күңелләрдә.


Басманың икенче ягындагы яр буенда безне шушы җирлек кызлары тәмле чишмә суыннан самавырда чәй кайнатып, мичтә пешкән коймаклар белән көтеп торалар икән. Табигатьтә әле беркемнең дә болай тәмле итеп, коймак белән чәй эчкәне юктыр! Якты йөзләрегез, тәмле сыйларыгыз өчен рәхмәт сезгә, кызлар!DSC_0641 DSC_0648


Әлеге конференциягә безнең фикерне дөрес юнәлешкә юнәлдерүче матбугат чарараларыннан да кадерле кунаклар катнашты. “Мәгариф” журналының бүлек мөдире Алсу Җиһаншина, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Сиринә Мөхәммәтҗановаларны күрүебезгә без бик шат идек. Алар безнең бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәделәр.


Сүземне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызының фикере белән тәмамласам бик урынлы булыр: “Табигатькә, тирә-юньгә игътибарлы була алабыз икән, без үзебезне дөрес тәрбия алган кешеләр дип саный алабыз. Табигатькә ничек күңелеңне бирсәң, ул да сиңа шуны кире кайтара...”


Шушындый матур чараны оештырган район мәгариф бүлегенә, Балтач дәүләт табигать тыюлыгы инспекторларына, Бөрбаш җирлегенә чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Матур уйларга этәреп, яхшы үрнәк эш-гамәлләрне күрсәтеп, безгә киләчәк өчен дөрес юнәлеш күрсәттегез сез. Афәрин, Борбаш җирлеге эшчәннәре! Сезнең нурлы йөзләрегез, ачык чыраегыз, кунакчыллыгыгыз, иманлы яшьләрегез безнең йөрәк түрендә сакланыр! Изге гамәлләрегезнең матур үрнәге - киләчәккә юл күрсәтүче маяк булып, безгә дөрес юл күрсәтер!


Инсаф Сәләхетдинов,


Балтач районы Шубан төп  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ