Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетле тормышта яшәгәнемне бәхетсезлек килгәч кенә аңладым

(гыйбрәтле язмыш)Яшьлек хыялый була диләр бит. Минем дә бар иде бер матур хыялым. Казанга килеп эшкә урнашу һәм кара чәчле, кара мыеклы бер чибәр егеткә кияүгә чыгу иде исәбем. Хыялымдагы егет: үзе га...

(гыйбрәтле язмыш)


Яшьлек хыялый була диләр бит. Минем дә бар иде бер матур хыялым. Казанга килеп эшкә урнашу һәм кара чәчле, кара мыеклы бер чибәр егеткә кияүгә чыгу иде исәбем. Хыялымдагы егет: үзе гармунчы, үзе җырчы, чибәр дә, үткен дә, бөтен кешене гашыйк итәрлек көчле бер зат. Үзем дә чибәрләр рәтендә йөри идем, җыр-биюгә дә остамын. И-и хыялланам инде. Уйларымда гел киләчәккә барып кайтам. Менә без, хыялымдагы егет белән тирә-юньдәгеләрне сокландырып, җырлашып-гөрләшеп кенә яшибез...


Казанга килдем. Эшкә һәм тулай торакка урнаштым. Читтән торып укырга кердем.  Дус кызымның туган көн мәҗлесендә чибәр генә бер егет белән таныштым, әмма яратыша, уртак тел таба алмадык без аның белән. Бик хафага төшмәдем, миңа тиңе очрар әле диеп уйладым. Вакыт үтә бит ул. Эзләнә, сайлана торгач, хыяллар да сүрелеп киткәндәй булды. Яшем дә 25 кә таба авышты һәм көтмәгәндә, уйламаганда гына бер егеткә димләделәр. Булачак каенанама «төскә матур, эшкә батыр» дип тәкъдим иткәннәр мине. Башта югалып калсам да, яшем дә бара, дип, үз-үземне юаттым да кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Ир буласы кеше шәһәрдә туып үскән. Бик иркен, яхшы фатирда яшәп яталар. Беренче күрүдә үк, кеше арасында «минем ирем» дип күрсәтерлеге бар икән моның дип уйлап куйдым. Нишләтәсең, яшь вакытта иң мөһиме тышкы кыяфәт бит инде.


Матур гына яшәп киттек. Каенанам да ипле кеше булып чыкты. Өебезгә ямь өстәп кызыбыз Фәридә туды. Дөньялар түгәрәкләнеп китте. Әмма күңелем почмагында серле бер ризасызлык пәйда булды. Әле тегесе ошамый, әле бусы. Ирем эштән кайта да китапка ябыша. Ике көнгә бер диярлек китапханә юлын таптый. Жыр, бию, музыканың ни икәнен дә белми, кино, театр да кирәк түгел аңа. Бары тик китап кына булсын. Аның гел утын пүләне сыман китапка текәлеп утыруы туйдыра, ачуымны ук чыгара башлады. Сүз ката башласаң: «Эшлим, акча алып кайтам. Тагын нәрсә кирәк сиңа?» - дип кенә җибәрә. Күңелемдәге ачу, ризасызлык хисе зурайганнан-зурая барды. Ара-тирә сүзгә килүләр зур тавыш-гаугага ук әйләнә башлады. Ирем китап белән генә түгел, эчү белән дә мавыгып китте. Шуның өстенә 30 яшьтә үк баш түбәсе пеләшләнде дә куйды. Бер бөртек маңгай чәче дә калмады. Бусы ми-нем өчен иң зур фаҗига булды. Кая инде ул аның белән авылга кайту?! Янәшәсеннән барырга ук ояла башладым...


Бу хакта сөйләргә дә авыр хәзер. Шулай да әйтми булдыра алмыйм. Ярсуым кузгалган, иремә ачуым килгән саен: «Катсаң иде син, дөмексәң иде», - дип кычкыра идем. Бу сүзләрне бик күп әйтеп ташладым бугай. Фәрештәләрнең «әмин» дигән сәгатенә туры килгәндер, 35 яшендә ирем үлеп китмәсенме?! Аяз көнне яшен суктымыни, айнып киткәндәй булдым. Телебез нәрсә әйткәнне колагыбыз ишетми икән ләбаса...


Мин ярсыган чакларда: «Тукта әле, зинһар, нәрсә җитми соң сиңа?!» - ди торган иде мәрхүм. Мин дә үз-үземә шушы сорауны бирәм хәзер. Торыр урыныбыз, эшебез, сәламәтлегебез, балабыз — бөтенесе дә бар. Хәзер уйлыйм-уйлыйм да, бәхетле икәнебезне аңларлык акылыбыз булмаган безнең. Акыл җитмәгән безгә, дим. Ә кем гаепле моңа? Әти-әниме, мәктәпме, җәмгыятьме?


Мәктәп безгә яхшы белем бирде, әдәбиятны да әйбәт итеп укыттылар. Күңелдә матур хыяллар, романтик мәхәббәт матур әдәбият укыгач бөреләнгәндер бәлки дип уйлап куям кайчак.


Гаилә тәрбиясе дигәндә, әти-әни ашатты-эчертте, киендерде, эшкә өйрәтте. Гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп әйтүем булсын, әни дә гомер буе әтине орышты, ачуы килгәндә «каткыры, чәнчелгере...» дип сүгә иде. Әни үзен бәхетсез итеп күрде. Тигез гомер иткәннәр, сау-сәламәт балалар үстергәннәр, сау-сәламәт оныкларын сөю көннәренә җиткәннәр бит, югыйсә.


Минем балам ятим үсә. Әтисен еш искә ала, сагына. Үзем дә бәхетсезлек килгәч кенә, бәхетле булганымны аңладым.


Каенанам минем тырыш, уңган булуымны белгәч, сөенгән булган. Эх, шул уңганлыкны вакытында матур холык белән дә ныгыта алган булсам дим...


Нурия ӘЛМИЕВА язып алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ