Логотип Магариф уку
Цитата:

  Без әле кая барабыз?

Әдәм баласы борын-борыннан үзен чорнап алган тирәлек белән гел кызыксынып торган. Тормышына үзгәреш кертү, яшәвен җиңеләйтү өчен, һәр билгесезлекнең серенә төшенергә омтылган.  Шул серләр дөньясын тан...

Әдәм баласы борын-борыннан үзен чорнап алган тирәлек белән гел кызыксынып торган. Тормышына үзгәреш кертү, яшәвен җиңеләйтү өчен, һәр билгесезлекнең серенә төшенергә омтылган.  Шул серләр дөньясын тану теләге аны җитәкләп белем сукмагына алып кергән, тора-бара иге-чиге күренмәгән,  фән дип аталган дәрьяга алып чыккан. Нәкъ менә шушы дәрьяда җиде кат тир түккәннән соң, ул  фәннең табигать серләрен   дөняви кануннар нигезендә ачуга юнәлгән зур хезмәт булуын аңлаган. Менә алтынчы ел, 10 ноябрь көнне, Җир шарында Бөтендөнья фән көне билгеләп үтелә. Аны  бәйрәм итәргә дигән уй 1999 елда Будапештта узган Бөтендөнья гыйльми конференциядә башларына килә. Төп максаты - фән казанышларын халык мәнфәгатьләре өчен файдалану, киң җәмәгатьчелек һәм галимнәр арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Беренче тапкыр ул, ЮНЕСКО карары белән, рәсми рәвештә 2002 елның 10 ноябрендә бәйрәм ителә. Бу көнне галим-голәмә төрле дәрәҗәдәге симпозиумнар, конференцияләр үткәреп, коллегалары белән аралаша, халык алдында чыгышлар ясый, музейларда исә тематик күргәзмәләр, очрашулар оештырыла. Галимнәрнең күңелләрен күтәрә торган мондый истәлекле чараларның бүген узуын да белеп торабыз. Мәрхабә, алар мондый олуг зурлауга бик тә лаек. Фән дөньяның иминлеге, матурлыгы өчен хезмәт итәргә тиеш – бу изге уй, бу якты максат һәр галимнең күңелендә яши. Фән алга киткән җирдә кешенең яшәү шартлары да яхшыра, рухы да сәламәт була. Бик ерак китмичә, без моңа Татарстаныбызны мисал итеп китерә алабыз. Республикабызның халык хуҗалыгында яулаган уңышларында галимнәребезнең фән өлкәсендә ирешкән казанышлары да уңай тәэсир итми калмагандыр. Моны аңлау өчен яшәү хәлебезне уртак ватаныбызның башка төбәкләре белән чагыштырып карау да җитәдер. Татарстаннан кайсы тарафка гына чыгып китсәң дә, чакрымнар узган саен, төз, шома юлларның әкренләп тарая, җимерелә баруын күрәсең.DSC_0271


Юл буендагы авылларны үткәндә,  түбә такталары, дивар бүрәнәләре кояшта каралып, челтәрләнеп, ярылып беткән, тәрәзәләрендә яшәү нуры сүнгән, берсеннән-берсе кечкенә  агач өйләр күзгә чалынгач, күңелләрне шомлы уйлар баса.  Мондый йортларда сәламәт тән дә, сәламәт акыл да яши алмый. Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, Бөтендөнья фән көненә боларның нинди бәйләнеше бар, диярсез. Бар шул. Болар да бит Татарстан кебек бер үк кояш астында, бер үк уртак, хөр ватанда, бер үк кануннар яссылыгында яши.  Фәнне Җир шарының матурлыгы, иминлеге өчен хезмәт итәргә тиеш, дип уйлыйбыз. Аны акыл ияләре шулай кабул иткән. Әмма, башны әзрәк зурдан кубарып эшләткәндә, күңелләрдә генә яшәп калса икән бу изге уй, дигән карарга килергә дә мәҗбүр буласың икән ул кайвакыт. Күзләрне ачыбрак карасак, танылган  галимнәр уйлап тапкан ачышларның күбесе   - ни аяныч!-    җирдә кешелекне бетерү өчен  күпләп юк итү кораллары җитештерүгә юнәлгән булуын күрәсең. Атом-төш коралы, химик корал, биологик корал... Тагын да күбрәк беләсең килсә, “ялт” итеп телевизорыңны кабызып җибәрәсең. Телеканаллар  тәүлекләр буена эре калибрлы, вакуумлы, ярчыклы, фугаслы, яндыргыч авиабомбалар төягән  суперочкычларның Сириядәге Россиядә тыелган ИГИЛ террорчыларын юк итүләре турында репортаж бирә. Журналистлар безнең бомбаның төгәл очуы, террорчыларның нәк оясына төшеп ярылуы белән мактана. Тик нигә шунда берсе сугышка ияләнергә ярамавы турында бер кәлимә сүз әйтсен.  Террорчыларның тамырын корытырга кирәклеген бик яхшы беләбез. Әмма  “Сириядәге бу вәхшәт безнең илебезгә  нинди бәрәкәт китерә соң?” дигән сораудан баш шаулый?  Гарәп илләре һаман саен  фән алга киткән илләрнең  сугыш мәйданына әйләнеп бара Ул коралларның барысын да  дөньяның танылган акыллы башлары  уйлап табуы җанга тынгы бирми. Тукай әйтмешли, без әле кая барабыз, хөрмәтле галимнәр? Әллә дөньяның барлык акыллы затлары сугыш турында гына уйлыймы хәзер? Югыйсә, акыл үсә барган саен, адәм баласы  сугыш -  кешелекнең дошманы булуын күптән аңларга тиеш кебек.   Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елдан артык вакыт үтүенә карамастан, һәр елның 9 маенда яу кырларында  башларын салган ата-бабаларыбызны шуның өчен искә алабыз түгелме соң без?     Шул ук вакытта имин тормышта кулланылган барлык техник һәм технологик җиһазларның, авыл хуҗалыгы машиналарының, электроника, дәвалау аппаратларының, хәтта даруларның чит илләрдән сатып алынганлыгын күрәбез дә,  бу хакта безнең галимнәребез нәрсә булса да уйлый микән, дип борчылабыз. Чынлап та, безнең тормыш  бүген кая таба бара соң? Бөтендөнья фән көне уңаеннан уздырылган симпозиумнарда бу хакта да уйлансыннар иде. Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ