Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары белән таныштырабыз: Асия Заһир кызы Ибраһимова

Асия Заһир кызы Ибраһимова Тәтеш районында мәгълүм шәхес. Ул биредә татар урта мәктәбенең директор вазифасын башкара. Гомеренең 32 елын балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган. Шуның 25 елы – җитәкчелек эшендә.

фото

Бу мәктәптә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булган, укытучылар, укучылар белән очрашып ачыктан-ачыктан сөйләшкән, аларны игелекле гамәлләргә илһамландырган.

Татар мәктәбе үз алдына куелган максат-бурычларны үтәп килә. Балалар да, ата-аналарда укытучылар хезмәтеннән канәгать. Яхшы күрсәткечләргә ирешүдә Асия Заһир кызыныә өлеше зур.

Тәтештә Халыклар дуслыгы йорты ачылгач, аныә бер тармагын – “Татар үзәге”н җитәкләү бурырычын аңа тәкъдим иткәннәр. “Үземнең иҗади планнарымны чынга ашыру мөмкинлеге күбрәк булачагын белгәч, ризалаштым”, – ди ул.

Шулай итеп ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга җитешә.

Җирле оешма әгъзасы буларак, Асия Заһир кызы Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына делегат итеп сайланган.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *