Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген яшьләр укытырга бара

Казан (Идел буе) федераль университетының Алабугадагы филиалы тарафыннан оештырылган VIII халыкара мәктәп укытучылары фестиваленә Бөтенроссия “Ел укытучысы-2016” җиңүчесе Александр Шагалов та чакырулы...

Казан (Идел буе) федераль университетының Алабугадагы филиалы тарафыннан оештырылган VIII халыкара мәктәп укытучылары фестиваленә Бөтенроссия “Ел укытучысы-2016” җиңүчесе Александр Шагалов та чакырулы иде. Ул XIX гасыр балалары, укытучылары һәм Татарстан турындагы фикерләре белән уртаклашты.


21-57


“Мондый фестивальләр укытучылар өчен бик мөһим. Монда без бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашабыз. Укытучының шундый өстенлеге бар – ул гомере буе нәрсәгә дә булса өйрәнә. Монда катнашуыма шатмын. Бүген “Дәресләрдә аудиоязмаларны куллану” темасына лекция укыячакмын. Тавыш – бик көчле тәэсир итү факторы. XX гасыр безгә гаять зур байлык калдырды. Без күп кенә язучыларның, тарихи шәхесләрнең, этнограф, рәссам, музыкантларның яздырылган тавышларын куллана алабыз. Монда шулай ук фотосурәтләргә кагылышлы мастер-класслар күрсәтәчәкмен”, – диде ул.


Александр Шагалов “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанда беренче тапкыр булуын әйтте.


“Мин Татарстанда беренче тапкыр. Монда килүемнең төп факторы булып Мария Цветаева торды. Бүген кич аның музеена бару каралган. Алабуга – борынгы урамнары сакланган, кечкенә матур шәһәр. Миңа бик ошады”, – дип сөйләде ул.


Пленар утырышта Александрга сүз бирелгәч, ул хәзерге заман балаларында Россиянең якты киләчәген күрүен ассызыклады.


“Хәзерге заман балалары бераз башкача. Алар шук, бер урында гына утырмый. Бәлки, аларга бер генә әйбердә җайлашау, бер генә әйбер белән шөгыльләнүе авырдыр. Әмма алар хәзерге техникшартларга яраклашып яши. Укучылар презентация дә ясый, төшерә дә ала. Алар барысын да белә. Шуңа күрә хәзерге балаларны талантлы, укырга яратучы, дип әйтер идем. Һәр бала үзенчә уникаль. Баланың өлгереше кирәкле компонент, әмма иң мөһиме аның нинди кеше булып үсүе. Мондый балаларга карап, безнең илнең киләчәге бар дип әйтәсе килә. Хәзерге балалар белән эшләү авырлыгыгымы? Авырлык ул һәрвакыт булган. Укытучылар арасында шундый мәзәк тә бар бит: “Укучыларны мәктәптән алсак, эш калмый бит”. Әмма бу мәзәк кенә. Бүгенге көндә яшьләр педагогия институтларына бара. Димәк, безнең киләчәгебез һәм өметебез бар”, – диде Александр Шагалов.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ