Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел мөселман яшьләренең алтынчы форумы узачак

 VI мөселман яшьләре форумы 22-29 июль көннәренә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова һәм ТР мөфтиенең рәсми органнар белән эш...

 VI мөселман яшьләре форумы 22-29 июль көннәренә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова һәм ТР мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар Хәсәнов  катнашындагы матбугат конференциясендә  хәбәр ителде. Шулай ук биредә форумны оештыру, аның эшчәнлеге, катнашучылар географиясенең киңәюе мәсьәләләре турында әңгәмә алып барылды.


WhatsApp Image 2018-07-18 at 13.36.10
Мөселман яшьләре форумы 2015 елдан оештырыла. Бүгенге көндә форум кыш һәм җәй көннәрендә уздырыла. Форумада 18-35 яшьләрдәге егетләр һәм кызлар катнаша ала. Форумның максаты илебезнең һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче мөселман яшьләрен таныштыру, ислам кануннарына өйрәтү, проектлар өстендә эшләү, лекцияләр тыңлау, шулай ук мәдәни һәм спорт чараларында катнашу.
Оештыручылар быел Болгарга экскурсия, спорт ярышлары, брейн-ринг, мастер-класслар, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй оештыруны бурыч итеп куйганнар. VI форумга катнашучылар Татарстаннан, Мари-Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстерхан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалин, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Индонезиядән килер дип көтелә. Форумның махсус кунагы – галим, остаз Әбү Али Әл-Әшгари. Яшьләргә Ислам, хәдис белеме, гакыйдә, фикһ буенча дәресләр укытылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ