Гаилә һәм мәктәп (ноябрь 2024)
«Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь саны дөнья күрде.
Тышлыкта – Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар гаиләсе. Камал театрындагы иҗат юлы, сәхнә артында үсүче балалар, оныклар белән «тәгәрәп» уйнарга әзер әбиләр – кайбер серләрне укучыларыбызга да ачабыз.
Журналист Мөршидә Кыямова ай саен «Туфан самавыры» янына зыялы шәхесләрне чакыра. Бу санда ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков фән өлкәсен халыкка якынайту ысуллары турында сөйли.
Юлда эт яисә мәче битлеге кигән балаларны очратканыгыз юкмы? Квадробер дип аталган күренеш турында инде иң югары даирәләрдә сүз куерталар. Нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән заман галәмәте бу дип аптыраганчы, шул хактагы язманы укып, проблема турында мыекка чорнап кую хәерле булыр.
Татарстанның танылган журналисты Илнур Фәйзразманов хәрбия операция зонасында төзелеш отрядында эшли. Андагы тормышның кайбер мизгелләре белән журнал укучыларыбыз белән дә бүлеште.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның гаиләсе турында сөйләгән иң беренче язма да – безнең журналда битләрендә! Гел күз алдындагы «төп татар»ларның берсе өчен гаилә кыйммәтләре, тәрбия ысуллары нидән гыйбарәт икән? Җитәкче ир-атка ныклы терәк булырдай хатын-кыз нинди булырга тиеш? Укымый калмагыз.
Башкалар өчен шигырь ятлау яисә рәсем ясау гадәти хәл булса, арасында хәреф тануда да кыенлык кичергән сабыйлар бар. Моның сәбәпләрен махсус комиссия ачыклый. Аны ничек дөрес үтәргә кирәклеге турында язма әзерләнде.
Байлар өчен генә дип саналган Мальдив утрауларына сәяхәт, йөз ел элек татар кызларының белем алу хикмәтләре, дуслаша белмәүче һәм буш вакыты калмауга зарланучы балалар – тагын күп кызыклы язмалар көтә.
2025 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Индексы – П2429, алты айга язылу бәясе – 753 сум.
Комментарийлар