Казан метрополитенын илдә иң куркынычсызларның берсе дип таныдылар
Казан метросы «Куркынычсызлык таләпләрен гамәлгә ашырган иң яхшы транспорт инфраструктурасы субъекты» номинациясендә беренче урынны яулады дип хәбәр итә Казан мэриясе.
«Россиянең транспорт куркынычсызлыгы — 2024» премиясен бүләкләү Мәскәүдә узды. Шулай ук «Метроэлектротранс» МУП инспекторы Надежда Герасимова «Транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә чаралар системасын гамәлгә ашыруга шәхси өлеш керткәне өчен» номинациясе лауреаты булды.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар