Логотип Магариф уку
Цитата:

ДРКБ да дәваланучыларны бәйрәм белән котларга ТР Премьер-министры урынбасары да килде

Бүгенге бәйрәм - Балаларны яклау көне Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучыларга чирләрен оныттырып торды.“Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре җырга-моңга күмде аларны. Елмаю, көлү...

Бүгенге бәйрәм - Балаларны яклау көне Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучыларга чирләрен оныттырып торды.


WhatsApp Image 2018-06-01 at 15.58.02


“Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре җырга-моңга күмде аларны. Елмаю, көлү, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме булды ул. Иң куанычлысы, балаларны, зурлап, бәйрәмнәре белән котларга мәртәбәле кунаклар - ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков да килгән иде.  Бәйрәм тантанасында шулай ук РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тә катнашты. Мөһим пост билүчеләрнең җитди эшләрен читкә куеп, балаларга, бигрәк тә хастаханәдә ятучы сабыйларга һәм аларның якын кешеләренә игътибар күрсәтүе, җылы сүзләр ирештереп, бәйрәм белән тәбрик итүе - күркәм һәм изге гамәл. Афәрин!


Хастаханәдә дәваланучы балалар өчен рәсем конкурсы да оештырылган булган. Форсаттан файдаланып,  бу конкурста  җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар. Балаларга зур кунаклар кулыннан бүләк алырга һәм алар белән фотога төшергә җай чыкты.


ДРКБның баш табибы Айрат Зыятдиновның котлавы аеруча ошады. “Иң мөһиме, сәламәтлек булыгыз! Безнең хастаханәгә эләкмәгез!” - дип тәмамлады ул сүзен.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ