Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгәр дүрт сәгать ясаган булсалар...

Әз генә җитми калды. Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән концерт-тамашадан чыккан һәркемнең күз карашыннан шуны аңлап була иде. Юбилей белән котла...

Әз генә җитми калды. Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән концерт-тамашадан чыккан һәркемнең күз карашыннан шуны аңлап була иде. Юбилей белән котларга килгән  ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да: "Бер тында карадым", - дип белдерде.
C0B37UEb-u8
Чыннан да, өч сәгатьтән бераз артыграк дәвам иткән концертны тамашачы сулыш алырга да, куз сирпергә дә куркып карады. Чыгышларның сюжеты үз эченә шулкадәр алып кереп китә ки,  хәтта анын тәмамланганын да сизми каласын.  Сизгеррәк берәү кул чаба башлагач кына, тәэсирләреннән айнып китәсең - Сабантуй уза торган ямьле аланнардан, кәккүк, сандугач тавышыннан аерылып бүгенге конгә кайтасың.
Артистларның костюмнары, сәхнә бизәлеше, тамашачаның рәхмәтле булуы, һәрчак чыгышны алкышларга күмүе, “Браво!”, “Афәрин!” дип каршылавы-озатып калуы - барысы да туган халкымнын киләчәге барлыгына ышаныч тудырды. Концерт тәмамлангач та күршедә утырган ханымның: «Шундый тамашалардан татар халкы өчен горурланып кайтам», - дигән сүзләре дә йөрәккә сары май булып ятты.  Сәнгать аша үз халкыбызның традицияләрен саклап калу, телебезгә ихтирамны югарырак дәрәҗәгә күтәрү бүгенге көндә әһәмиятле мәсьәлә булып кала.
Мәгълумат өчен: Данлы тарихын 1937 елда башлаган ансамбльнең унышлары санап  бетергесез. 1960 елда Г.Тукай премиясенә, 1988 елда Халыклар дуслыгы орденына лаек була. Россия төбәкләрендә генә түгел, күп кенә чит  илләрдә дә чыгыш ясаган артистларны һәр җирдә җылы каршы алалар. «Сез - татар халкынын йөзек кашы, Татарстанның гына тугел, күпмилләтле Россиянең дә йөзе», - диде А.Сибагатуллин. Чыннан да, бүгенге көндә ансамбль репертуарында 100 дән артык халык көе һәм биюләре бар.
uuGxUy0-_Pg
Фотосурәтләр ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Вконтактедагы төркеменнән алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ