Логотип Магариф уку
Цитата:

Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу бүләк итте

«Язылу бүләк ит – 2017» (#ПодариПодписку2017, #ПодпискаБүләкИт2017) акциясе кызганнан кыза бара. Әлеге акциядә катнашучылар, «ТАТМЕДИА» агентлыгында урнашкан бәйрәм чыршысын бизи-бизи, вакытлы матбуга...

«Язылу бүләк ит – 2017» (#ПодариПодписку2017, #ПодпискаБүләкИт2017) акциясе кызганнан кыза бара. Әлеге акциядә катнашучылар, «ТАТМЕДИА» агентлыгында урнашкан бәйрәм чыршысын бизи-бизи, вакытлы матбугатка язылырга мөмкинлекләре булмаганнарга киләсе яртыеллыкка республика басмаларына язылу бүләк итә.


 


Бүген бу изге эшкә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров та кушылды: «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылды. Чараның шарты буенча, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча килеп, мохтаҗларны нинди дә булса газет яки журналга яздыручылар үз автографлары куелган уенчыкны чыршыга элә. Хәзер «ТАТМЕДИА» агентлыгына урнаштырылган урман чибәрен «Гаилә һәм мәктәп» журналы уенчыгы да бизи. Бу чарага сез дә кушылыгыз! Изге эш дәвамлы булсын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ