Логотип Магариф уку
Цитата:

Энгель Фәттахов Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде

Мөслимдә узучы август конференциясенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышында Мәгариф һәм фән министры Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде. Милли мәгариф өлкәсендәге уңышлары, күп еллык...

Мөслимдә узучы август конференциясенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышында Мәгариф һәм фән министры Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде. 


Милли мәгариф өлкәсендәге уңышлары, күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчент өч кеше күкрәк билгесе алды:



  1. Кукмара районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Зилия Галиева,  

  2. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры  Гөлнара Гарипова,

  3. Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова


Почет грамотасы  Тәтеш районы авылы укытучысы Галина Абраконовага тапшырылды. Аның укучысы халыкара олимпиадада югары әзерлек күрсәткән.


DSC_0150 DSC_0152 DSC_0154 DSC_0158 DSC_0163 DSC_0166 DSC_0173


Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Казанның 155 нче гимназиясе директор урынбасары Ләлә Ибатуллина,  Сара районы Әзмә мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Василә Мифтахова, Мөслим  районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе милли мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймарданова, Чаллы башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе баш белгече Халидә Шабалина бүләкләнделәр.


Тулы исемлек белән биредә таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ