Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлфия апаның соңгы концертында укылган шигырь

Атлар чаба карга батып…Әлфия АвзаловагаКарлар күмгән ул елларданСаркыла соң нинди моң?Кем көлгәндер, кем елаган…Күңел! кайсын сагындың?Менә тагын аваз килде,Булса да юллар ерак:Офыклар анда киң иде,Һә...

Атлар чаба карга батып…

Әлфия Авзаловага


Карлар күмгән ул еллардан
Саркыла соң нинди моң?
Кем көлгәндер, кем елаган…
Күңел! кайсын сагындың?


Менә тагын аваз килде,
Булса да юллар ерак:
Офыклар анда киң иде,
Һәм карлар да яктырак.


Карлар күмгән ул дәвернең
Караңгы төбәгендә
Бер кыз моңга әверелде
Сагышлы төннәрендә.


Атлар чапты карга батып!
Чанадагы кыз бала
Җаннарны йөри юатып,
Бер калка, бер югала.


Югала кеше сүзендә,
Калка күңел күгендә.
Мәхәббәт сыман өзелә,
Өмет кебек түгелә.


Карлар күмгән ерак чорның
Ядкяре булып, безгә
Китерә ул сөю җырын!


Ләкин без инде… үзгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ