Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап

Футбол чемпионаты кысаларында Казанда җанатарлар зонасында күренекле җырчылар, сәнгать әһелләре әледән-әле чыгыш ясый. 11 июльдә кичке сәгать җидедә чемпионат чаралары кысаларында татарның мәшһүр җырч...

Футбол чемпионаты кысаларында Казанда җанатарлар зонасында күренекле җырчылар, сәнгать әһелләре әледән-әле чыгыш ясый. 11 июльдә кичке сәгать җидедә чемпионат чаралары кысаларында татарның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың иҗатына багышланган концерт булачак. Бу турыда “Татар-информ” матбугат үзәгендә булып үткән журналистлар белән очрашуда әйтелде.WhatsApp Image 2018-07-11 at 15.56.38Матбугат чарасында Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева катнашты. Килгән кунаклар татар сәнгатенең йөзек кашы булган җырчының исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күрелгән барлык чаралар турында тәфсилләп сөйләде. Зөлфия ханым әйтүенчә Әлфия Авзалова исемендәге фонд аның үзе исән вакытта ук ачылса да, аның эше соңгы елда гына җанланып китә. Әлеге фонд хәзер җырчы истәлегенә багышлап, яңа талантлар ачу максатыннан зур Халыкара фестиваль үткәрүгә әзерлек алып бара, нәшрияткә бирергә китап әзерли,  Әлфия Авзалованың каберенә куярга һәйкәл ясату өстендә эшли.


Җырчының туган ягы Актанышта да күренекле якташларын онытмас өчен хәйран эшләр башкарылган: район мәдәният йорты, Актаныштагы урам, мәктәп аның исемен йөртә. Әлфия апаның күп кенә шәхси әйберләре, дисклары куелган музей эшләп килә. Венера Ганиева нәкъ шундый музей Казан шәһәрендә дә бик кирәк, анда экспонатлар залы белән беррәттән сәнгать кунакханәсе дә эшләр иде, дигән теләк белдерде.


Фанзонада булачак концертта Венера Ганиева һәм башка татар җырчылары чыгыш ясаячак. Шулай ук Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе репертуарындагы җырларны башкарачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ